Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суганны кайчан җыярга?

Суганны вакытыннан алда җыйсаң, ул формалашырга җитешми, шуңа да төрле корткычлар үтеп кереп, уңышка зыян китерергә мөмкин.

Ә соңга калсаң, суганның кабыгы әрчелә, тамыры үсә һәм озак сакланмауга китерә. Суган җыю вакытын билгеләве шактый гади.

1 Аның сабаклары саргая, кибә һәм түтәлгә ята башлый. Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар. Әгәр яңгырлар булмаса, иртәрәк җыярга киңәш ителә.

2.  Математик ысул белән дә санап чыгарырга мөм-кин. Утыртканнан соң суган 68-83 көндә өлгерә. Шулай ук җәйнең ничек килүенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр суык булып, яңгырлар еш яуса, суганның үсеше озаккарак сузыла, шуңа күрә җыеп алу вакыты да күчерелә. Ләкин шулай да артык соңга калырга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.

3. Суганны дөрес җыярга кирәк. Аны коры көнне алырга, кирәк булса, бераз көрәк белән казып җибәрергә мөмкин. Йолкып алган суганның балчыгын берүк җиргә какмагыз, аның башына зыян киләчәк. Суганнарны кояшта әйләндерә-әйләндерә киптерәсе. Соңыннан җиләс урынга күчереп, берничә көн тотасы.

Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, кипкәнче аларны түтәлдә калдырсаң да була. Бу очракта төнгелеккә суган өстенә берәр материал ябарга кирәк. Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый, чөнки тук-лыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә. Сакларга куяр алдыннан кипкән суганның тамырын һәм сабагын бераз калдырып кисәләр. Суганны якынча 0 градуслы коры бинада, башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса