Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кура җиләгеннән кайнатма

Кура җиләгеннән биш минутлык кайнатма ашарга да тәмле, сиробы салкын тигәннән дә бик файдалы. Иренмәгез, ясап карагыз.

Кайнатманы әзерләгән вакытта җиләкләр дә бөтен кала, шикәр комы да артык күп кирәкми. Җиләкләрнең тәме дә саклана. Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә 0,5 килограмм шикәр комы алына.

Ничек кайнатырга:

1. Кура җиләген чистартабыз, юмыйбыз.

2. Эмаль кәстрүлгә бер уч кура җиләген беренче катлам итеп салабыз.

3. Өстенә шикәр комы, тагын бер катлам кура җиләген салабыз.

4. Шулай беткәнче сала барабыз.

5. Кура җиләге кырыйга су чыгарганчы шикәр комы сок белән кушылганны көтеп торабыз.

6. Аннары кәстрүлне салмак утка куябыз.

7. Кайнатып чыгарабыз, акрын гына болгатып җибәрәбез.

8. Кайнап чыкканнан соң биш минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.

Кайнатманы банкаларга тутырабыз да, одеал белән каплап, суытабыз. Инде кышны көтәргә генә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса