Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Август - бакча җиләген күчереп утыртыр вакыт

Бакча җиләген бер урында дүрт кенә ел үстерергә киңәш итә белгечләр.

Картайган җиләкләрнең уңыш бирүе начарлана, җимешләре вагая бара. Шуңа аларны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта утыртсаң, аларның тамыры ныгырга өлгерә.

Җиләкләрне болытлы көндә, я булмаса кич белән күчереп утыртырга кирәк. Дымы сак-лансын өчен рәт араларын пычкы чүбе белән мүлчәләү яхшы. Җиләк үсентеләрен кибеттән сатып алганда шуңа игътибар итү зарур: ул савытларга утыртылган, ягъни тамыры ябык булырга тиеш. Тамырның кимендә 5 см озынлыкта булуы шарт. Җиләкне кояшлы урынга утыртырга кирәк. Аны яңа гына помидор, баклажан яки бәрәңгедән бушаган урынга утыртмаска тырышыгыз. Ә менә борчак, фасоль, редис, сарымсак, петрушка, гәрчич, укроп, салат, суган үскән җиргә курыкмыйча утырта аласыз.

Үрчетү өчен җиләкнең әйбәт үскән, күп һәм эре җиләк бирә торган төпләрен сайлагыз. Аларның һәркайсында бишәр мыекча калдырыгыз.

 

Утырту өчен чокырларны 20 см киңлектә, 25-30 см тирәнлектә ясыйлар.

 

Чокырга компост яки че-ремә, көл салып калдырыгыз һәм мыекча-үсентене туфрагы белән алып утыртыгыз. Тамыр муентыгындагы үзәге җир өсте тигезлегендә булырга тиеш. Яңа утыртылган җиләкләргә суны башта көнаралаш сибегез.
Киләсе елга җиләкләр янә-шәсенә борчак утыртсагыз, ул туфракны җиләк өчен бик  файдалы булган азотка баетачак. Суган яки сарымсак янында үскән җиләккә исә корткычлар ияләшмәячәк. Түтәл араларына петрушка белән шалфей утыртсагыз да яхшы. Җиләккә күрше итеп кузгалак, шпинат, салат та утыртырга мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса