Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яшел аджика

Бакчаларда яшел тәмләткечләрнең гөрләп үсеп утыра торган вакыты. Моннан һичшиксез файдаланып калырга кирәк.

Сезнең игътибарга яшел аджика ясау ысулын тәкъдим итәбез. Моның өчен 3-4 баш сарымсак, 3-4 суган, 3-4 яшел татлы борыч, 3 данә әче борыч, петрушка, укроп кирәк. Аджиканы ит, бәрәңге белән табынга бирергә, кәтлит һәм пилмән фаршына кушарга мөмкин. Аны ясауга ук кулланырга да була. Суыткычта сакларга киңәш ителә.

Аджиканы болай әзерлибез. Барлык яшелчә һәм тәмләткечләрне иттарткычтан чыгарабыз. 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5-1 чәй калагы аш серкәсе һәм 1 стакан үсемлек мае салабыз да яхшылап болгатабыз. Әзер массаны банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Әлеге тәмләткеч тәмле генә түгел, бик файдалы да. Тик ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә аны кулланганда сак булырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса