Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җәйге ялга алдан әзерләнү зарур

Яллар сезоны рәсми рәвештә башланды. Күпләр зарыгып көтеп алган чираттагы ялларын диңгез буенда үткәрергә омтыла.

Статистик мәгълүматларга караганда, диңгезгә килгән һәр дүртенче кеше авырый. Әгәр кайбер проблемалар әйләнә-тирә мохит факторларының йогынтысы аркасында килеп чыкса, калган авырулар әле өйдә вакытта аларның билгеләренә игътибар итмәү сәбәпле «калкып чыга». Шуңа күрә ял итү урынына барыр алдыннан, авыруларны профилактикалау максаты белән, медицина тикшерүе узарга кирәк.

Көньяк ярларга китәр алдыннан үз сәламәтлегеңдәге барлык вак проблемаларны хәл итәргә киңәш итәбез. Әгәр тешләрегез борчып торса, вакыт табып стоматологка мөрәҗәгать итегез. Теш авыртуы ял итәргә комачауласа бик күңелсез булыр.

Акклиматизацияне җи-ңелрәк кичерер өчен, табиб-лар витаминнар курсын, ким дигәндә, 3-4 атна алдан үтәргә киңәш итә. Бу бигрәк тә 45 яшьтән өлкәнрәкләр өчен актуаль, аларга климат зоналарын алыштыру авыр була.

 

Ялга бер-ике атна кала чыныгу процедураларына да керешергә була - иртән салкынча су белән коену, кичләрен контрастлы душ керү. Бу чаралар климат үзгәрүләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк.
 

Аптечка җыябыз

 

Аның төп элементы - иминият полисы булырга тиеш. Полис белән бергә аптечкага салыгыз:

l антигистамин, ягъни аллергиягә каршы препаратлар. Сездә аллергия юктыр да, ләкин ял урынында берәр бөҗәк тешләгәннән, чәчәк яки агач серкәсенә аллергия билгеләре барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә кул астында тиешле дару булса әйбәт;

lагуланганда ярдәмгә килә торган сорбентлар. Мондый препаратларга ак күмер, сорбекс, энтеросгель, смекта, полисорб һ.б. керә;

lорганизмда электролит балансын көйли торган препаратлар (регидрон, гидровит, тригидрон) да булырга тиеш;

lтемператураны төшерә һәм авыртуны баса торган дарулар;

lяра, пешкән урынга тидерә торган препаратлар. Алар арасында - 3 процентлы водород перекисе, хлоргексидин, йод, бактерияләрне үтерә торган пластырь, мирамистин, Д-Пантенол, декспантенол һ.б. Болар канны туктатырга ярдәм итә, зарарлы матдәләр керүдән саклый. Шулай ук стерильләштерелгән бинт та йөртергә кирәк.

Исегездә тотыгыз: аптечкага үзегез белгән, кулланып караган, табиб рөхсәт иткән даруларны гына алыгыз. Аларның кулланылыш вакытын тикшереп чыгыгыз. Кулланыр алдыннан инструкцияне укыгыз.

Стандарт косметика чаралары турында да онытмагыз. Беренче чиратта сезгә кояштан саклый торган крем кирәк булачак. SPF-кремнар, ягъни УФ-нурланыштан сак-лану факторы белән генә кызыну киңәш ителә. Пляжда озак ятарга исәпләсәгез, сезне SPF 50ле крем коткарачак.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса