Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ничек карбыз сайларга?

Өлгергән һәм сыйфатлы карбызны сайлаганда ничек ялгышмаска?

Сезгә берничә киңәш бирәбез. Беренчедән, карбызның төсенә күз салабыз, тышының төсләре аермачык булырга тиеш, ягъни караңгылары фонында ачык тасмалары шәбрәк күренгән саен ул татлырак. Кипкән "койрыгы" өлгергәнлек билгесе булса да (өлгергән карбыз бакчада үзе үк корып өзелә), еш кына ул пешмәгән килеш езелеп, юлда корырга мөмкин. Шуңа күрә койрыгына түгел, а аның сабагы үсеп чыккан төшенә игьтибар итегез. Ул яшел түгел, коры булырга тиеш.


Яхшы карбыз уртача зурлыкта, авырлыкта була (5-7 килограммнан артмасын). Гадәттә кечкенәсе - өлгермәгән, а артык зурысы ни беләндер ясалма тукландырылган дигән сүз. Өслеге тырмалмаган, яньчелмәгән, киселмәгән, сытылмаган булса яхшы. Әгәр шундый берәр җитешсезлеге булса, карбызны алмагыз - эче черек булырга мөмкин. Тышын тырнак белән тишеп карагыз, өлгергән карбыз булса, ниятегез барып чыкмас.


Әгәр карбызга суккаласаң, ул тонык тавыш белан җавап бирә. Яңгырау өлгермәгән карбыздан гына чыга. Аны кыскалагач, шарт-шорт итсә - карбыз өлгергән.


Карбыз тышындагы тап кечкенэ һәм сары булырга тиеш. Ак табы өлгермәгәнлеген күрсәтә. Тап артык зур булса - карбызга кояш нурлары җитмәгән, шуңа күрә анда файдалы матдәләр дә азрак булачак.
Әгәр мондый табы бөтенләй юк икән, димәк, карбыз юлда вакытта өлгергән.


Карбыз йомшагын суга салгач, су тоныкланса, яхшы дигән сүз. Әгәр кызыл яки алсу төскә керсә - димәк, карбызны туендырганнар, мәҗбүри үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса