Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәрәзә юуның 5 ысулы

5 гади ысул.

l Йод. Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

 

lТоз. Пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

 

lКрахмал. Тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

 

lУксус. Пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.

 

lГлицерин. Пычрак тапларны бетерү өчен кулланыла. Тәрәзә идеаль дәрәҗәдә юылгач, ару-пакълыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсыгыз килсә, 40 миллилитр суны 60 миллилитр глицерин белән бутагыз, 2-3 тамчы нашатырь спирты тамызыгыз һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртегез. Ул пыяланы бозланудан да саклый.

 

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса