Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сирень чәчәге җыегыз

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Буыннар сызлаганда сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда тамак чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 күләмендә су кушалар.

Күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1 әр аш кашыгы кабул итәләр.

 

 

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса