Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Әрем генә димәгез

Әрем - һәркемгә таныш үсемлек. Ләкин аның составында нинди файдалы матдәләр булуын һәркем белеп бетермәскә мөмкин.

Болар - эфир майлары, гликозидлар, органик кислоталар, витаминнар һәм башкалар. Ак әремнең яфракларын һәм өске өлешен үсемлек чәчәккә бөреләнгәндә июнь-июль айларында җыялар. Аны күләгәле урында киптерергә кирәк. Ак әрем төнәтмәсе ашказаны согы бүленеп чыгуны яхшырта, аппетитны ача. Халык аны бизгәк авыруыннан сихәтләнү, симерүне туктату өчен дә эчә. Ак әремнән ясалган дару аптекаларда да сатыла. Аның төнәтмәсен ашар алдыннан 20 минут кала унбиш-егерме тамчы итеп, көнгә 3 тапкыр эчәргә кирәк.

Әгәр төнәтмәсен өйдә ясасаң, ул түбәндәгечә эшләнә: 10 г кипкән әремне 1 стакан кайнар суга саласың һәм өстен каплап суынганчы тотасың. Көнгә 3-4 тапкыр аш кашыгы белән эчәсең.

 

 

 

 

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса