Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бил бөгүләр башлана

Май ае - бакчачылар өчен иң кызу эш вакыты. Кемдер түтәл казый, чәчә, утырта, тирә-якка мунча, шашлык исе тарала.

Барысы да ял көннәрендә бакчадагы эшләрне җиңеп чыгарга тырыша. Кайсы якка башыңны борсаң да, чүгәләгән, яртылаш бөгелгән һәм башын түбән игән кешеләр бакчада чокына.

Табиблар белдерүенчә, бакчачыларның шулай урталай бөгелеп, чүгәләп, баш иеп эшләүләре йөрәк өянәге, инфаркт һәм инсульт китереп чыгаруы мөмкин дә инде.

Статистика буенча, ел саен май башында, кешеләр бакчаларында тир түккән вакытта, йөрәк-кан тамырлары авырулары артып китүе күзәтелә.

 

Әгәр озак вакыт башны түбән иеп эшләсәң, кан йөреше бозыла, ә ул артериаль кан басымы күтәрелүгә, аңны югалтуга һәм инсультка китерергә мөмкин.
 

Озак вакыт чүгәләп утыру шулай ук кан басымы сикерүгә һәм гипертоник кризга кадәр барып җитүгә сәбәпче була ала. Билнең, тезләрнең авыртуы турында әйтеп тә торасы түгел.

Бакчадагы авыр эш бигрәк тә умыртка баганасына зыян китерә. Күпләр бу чорда остеохондроз, радикулит һәм бүсер белән җәфалана башлый.

Тик шулай да борчылырга ашыкмагыз, фәнни тикшерүләр күрсәтүенчә, бакчада җай гына эшләү сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Моның өчен көненә өч сәгатьтән дә артык эшләмәгез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса