Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакчачыга киңәшләр

...

Суганны «тозлыйбыз». Утыртыр алдыннан суганны 3-4 сәгатькә тозлы суга салып торыгыз. 6 литр суга 100 г тоз салына.

 

Сөт һәм бал белән кыяр. Туфракка чәчкәнче, кыяр орлыкларын сөттә чылатып алсагыз, уңыш тәмлерәк булыр. Әгәр балга салып алсагыз, баллырак булачак.

 

 Яфрак кисәбез. Туфракка утыртыр алдыннан помидор үсентеләренең 2-3 аскы яфрагын кисеп алыгыз.

 

Су сипмәгез. Үсемлекләрне утыртканнан соң беренче 12-14 көндә күп итеп су сипмәгез, чөнки тамыр системасы ныгырга тиеш. Болай эшләгәндә үсемлекләр корылыкка чыдам була.

 

Стимуляция. Үсентеләрегезгә туфракка чыгарып утыртыр алдыннан элин катнашмасы (биостимулятор) сиптерегез. Бер атнадан кабатлагыз.

 

 Күбәләк куабыз. Помидорларга ак канатлы күбәләк тимәсен өчен  томат арасына настурция чәчәге утыртыгыз.

 

 Сарымсак эре булсын өчен. Сарымсакны торфлы, ком кушылган туфракка утыртыгыз. 1 квадрат метр җиргә 2 чиләк торф һәм ярты чиләк ком салыгыз.

 

 Помидор өчен бальзам. Кисмәкнең 1/3 өлешенә кычыткан, 1 чиләк сыер тизәге, 2 көрәк агач көле, 2 кг чүпрә, 3 литр әчегән эремчек суы салыгыз. 2 атна тирәсе төнәтегез. Аннан соң әлеге катнашманы помидор тамырларына салып чыгыгыз. Бу аларның үсешен тизләтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X