Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр

lКайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була.

lСуыткычтан начар ис килсә, аны бетерү өчен тәлинкәгә чи бәрәңге куярга кирәк.

lПетрушканы кайнар суда юсагыз, хуш ислерәк булачак.

lБалык таралмасын өчен, ухага тозны алдан ук салырга кирәк. lКыздырыр алдыннан тоз сипкәч, балыкны 20–30 минут тотсаң әйбәт.

lЯшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшел-чәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана.

lКаткан балыкны тозлы суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз салып) эретәләр.

lСүрән утта пешерел-гән йомырка тәбәсе тәмлерәк була.

lТәбә пешергәндә табаның капкачын япмагыз, болай йо-мырканың сарысы тәмлерәк, агы йомшаг-рак була.

lКарт сыер итенә, кыздырырга куярга бер сәгать кала, гәрчич сылагыз, йомшаграк булыр.

lСуганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез. Ул алтынсу төскә керәчәк, кетердәп торачак.

lБавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстиләр.

lФасоль, борчак, башка кузаклыларга тозны йомшаргач кына салырга кирәк. Югыйсә бик озак пешерергә туры киләчәк.

lБанкасын ачуга тозлы кыярларны ашап бетермәсәгез, өстенә гәрчич порошогы сибегез. Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.

lБик үк кызыл булмаса, пешкән чөгендерне берничә сәгать дәва-мында суыткычта
тотыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса