Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Карлыган игътибар сорый

Җәй көне карлыган уңышы мул булсын дисәгез, куакларны яздан ук тәрбияли башларга кирәк.

Карлыганга иң зур зыян салучы - бөре талпаны. Ул карлыганны гына түгел, крыжовникларны да уңышсыз калдыра ала. Әлеге бөҗәк бөре эчендә кышлап, галәмәт зур колонияләр барлыкка китерә. Бер бөредә сигез мең шундый корткыч яши ала. Игътибар белән карасагыз, зарарланган ул бөреләр яздан ук зур булып, бүртеп тора, кәбестәне хәтерләтә. Бу кортлар яз көне куакның чәчәк бөреләрен ашап бетереп, булачак уңышны юк итә. Бер сезонда һәрбер ана бөҗәк 40 мең йомырка сала.

Хәзер бакчаларда инде кар эреде, карлыган, крыжовник куакларын яхшылап карап чыгарга вакыт. Зурайган, бүрткән бөреләрне күрсәгез, аларны өзеп алып, яндырыгыз. Әлеге ревизияне бер атнадан соң тагын кабатларга кирәк булыр.

Тагын бер ысул - куакка кайнар су бөркү. Ләкин моны бөреләр уянганчы, карлыган яфрак яра башлаганчы эшләп өлгерергә кирәк. Су бөркер алдыннан куакны бергә җыеп бәйләгез. Артык каты кысарга кирәкми, арадан су үтәрлек булсын. Лейкага кап-кайнар су салып, куак өстеннән шуны бөркегез. Бер зур куакка 10 литр кайнар су кирәк була.

Бөре талпаннарына каршы химик чаралар белән дә көрәшергә мөмкин. Яз башында, карлыган чәчәк атканчыга кадәр карбофос куллана аласыз. Аны җилсез көнне сиптерәләр.Көннәр җылыта башлап, табигать уянганда теге корткычлар да кышлаган урыннарыннан чыгып, куак буйлап азык эзләп таралыша. Ике-өч атна буена бара бу хәл. Гадәттә бу вакыт чәчәк бөреләре бүртә башлаган чорга туры килә.

Күп кенә бакчачылар агу куллануга каршы киләләр, алар корткычларны халык ысуллары белән җиңеп була дип саный. Ләкин күп вакыт мондый чаралар нәтиҗәсез булып чыга.

 

Экологик чиста җимешләр җыйыйм дисәгез, түбәндәге препаратларны куллана аласыз. Алар агулы түгел.

lБиокарицид - табигый матдәләр ни-гезендә ясала. Җимешләрне җыярга дүрт көн кала да кулланырга мөмкин, зыяны юк.

 

lАкарин - бөҗәкләрнең нерв системасына тәэсир итә. Аның белән кимендә ике тапкыр эшкәртергә кирәк. 4 мл акаринны 2 литр суда сыеклап, куакларга сиптергечтән бөркеп чыгалар.

 

lФитоверм - 2 мл препаратны 1 литр суда сыеклап сиптерәләр. Вегетация чорында кимендә ике тапкыр сиптерелә. Фитовермны көннәр 15 градуска кадәр җылынгач кына куллану отышлы.

 

lКлещевит - 1 литр суга 2 мл күләмендә алына. Аны иртән сәгать унга кадәр яки кичке дүрттән соң җылы көнне сиптерәләр. Бер куакка 2 литр эремә китә. Кимендә ике тапкыр эшкәртү таләп ителә.

 

lАктофит - тагын да җылырак көнне, температура 18 градус булганда кулланыла. Актофитны бер тапкыр гына сиптереп тә нәтиҗәсе яхшы.

 

lБөре талпаны сарымсак һәм суган исләрен яратмый. Куак араларына, куак тирәләренә шуларны утыртып та, әлеге бөҗәкләрдән күпмедер сакланып була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса