Борыч үсентеләре вакытыннан алда чәчәк атса, нишләргә?
Рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк булачак.
Баллы борыч үсентеләре вакытыннан алда чәчәк ата башласа, аларның өйдә тагын күпме утырасын, һава торышы нинди булачагын чамалап исәпләп чыгарырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Әгәр алдагы ике атнада үсентеләрне ачык грунтка чыгарасы булса, чәчәкләрне өзәргә кирәкми. Температураны 4-5 градуска киметеп, су сибүне азайтырга гына кирәк.
Әгәр рассаданы ачык грунтка чыгарырга әле бик иртә булса, чәчәкләрне өзеп ташларга кирәк булачак. Юкса рассада энергиясен юкка сарыф итеп утырачак. Чәчәкләрне өзгәч, температураны көндез +18 градус, төнлә +15 градус итеп көйләгез, бүлмәне ешрак җилләтегез, су сибүне һәм яктылыкны киметегез.
Чәчәкләрен өзмәсәң, үсентеләр көч-сезләнә, уңыш начар була.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа