Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гладиолусларны кайчан утыртырга?

Гладиолусларның хәзер нинди генә сорты юк. Аларны кайчанрак сакларга куйган җирдән алып, урамга утыртырга икән?

Гладиолусларны сакларга куйган урыннан утыртырга бер ай кала чыгарырга кирәк. Бозык җирләре күренсә кисегез дә, шул урыннарына «зеленка» сөртеп куегыз. Җир 10 градуска кадәр җылынгач, урамга утыртырга була. Бу каен яфрак яра башлаган вакыт инде. Зур суганчаларны 10-15 см, вагракларын 8 см тирәнлеккә утыртырга кирәк. Араларын суганча зурлыгына карап калдырыгыз. Гадәттә, 10-15 см була. Ә инде бәбиләрен 1 см ара калдырып утыртыгыз. Утыртуга күмеп бетермәгез, үсә төшкән саен күмәрсез. Берьеллык суган  икееллыкка караганда ике атна алдан чәчәк ата башлый. Сортларына карап, гладиолусларның чәчәк атачак вакытын да исәпләп була. Мәсәлән, иртә өлгерә торган сортлар утыртканнан соң 72-77 көннән, уртачалары - 83-88, соң чәчәк ата торганнары 95 көннән соң ата.

Шулай  ук чәчәк атулары суганчаның диаметрына да карый. 1,5-2  см диаметрлы суганчалар 2,5-3 см диаметр-лы суганчалардан 15-25 көнгә соңрак чәчәк аталар.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса