Йомырка искермәгәнме?
Кондитер ризыгы әзерләгәндә йомырканың нинди булуы мөһим.
Мәсәлән, туңдырма ясау өчен яңа йомырка кирәк. Ә менә безе өчен күпмедер сакланганы яхшырак.
Моны йомырканы суга салып белеп була. Шунда ук савыт төбенә төшеп китә икән, ул күптән түгел генә салынган. Тупас очы өскә күтәрелсә-озак сакланган. Калкып чыккан йомырка бик иске.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа