Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Файдалы киңәшләр

...

Кибет помидорының нигә тәме юк

 

Сатарга дигән помидорны яшел килеш җыялар һәм, гадәттә, этилен газы белән эшкәртәләр.

Бу газ яшел помидорны 12 сәгатьтә кызарта ала. Әмма ул төсен генә үзгәртә, ә үзе өлгергәндәй тәмләнми.

Яшел килеш җыелып, үзе кызарып җиткәне күпкә тәмлерәк. Моны сатып алганчы иснәп карап белергә мөмкин. Газ белән кызартылган помидорның исе юк, чын томатны шундук аерып була.

Помидорны +12°С тан түбәнрәк температурада сакламагыз. Суыткычта торганының тәме үзгәрә. Томат караңгы бүлмә температурасында яхшырак тора, тәмлерәк була.

 

Гөлләргә гидрогель ник кирәк

 

Гидрогель - су йотып зурая торган полимер шарчыклар. Гөл үстерүчеләр аны суны йотып, аннан кире бирү үзлеге өчен ярата.

Йомшак гидрогель шарчыкларны үсемлекнең туфрагына кушалар. Еш су сибү мөмкинлеге булмаган очракта бу шарчыклар аеруча уңайлы. Артык күп су сипкәндә алар үсемлекне черүдән саклый. Гидро-гельдә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчи алмый. Төсле гидрогель шарчыкларның суына хушбуй сибеп, аларны бүлмәне хуш исләндерү өчен дә кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса