Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөлҗимеш - дистәләгән чиргә дәва

Гөлҗимешнең чи җиләкләре түбән калориягә ия - 100 граммда 50 ккал, ә киптерелгән җиләктә калориясе шактый күбрәк, якынча 300 ккал.

Гөлҗимештә шикәр, азык җепселләре, мөһим органик кушылмалар (алма һәм лимон кислотасы), минераль һәм витаминлы компонентлар бар. Продуктта В, К, Е, РР һәм аскорбин кислотасы витаминнары аеруча күп. Бу җимештә үзенчәлекле компонент - роза мае да бар. Бу матдә косметологиядә актив кулланыла, дәвалау кремнары һәм төрле майлар составына керә.

Аскорбин кислотасы саны буенча гөлҗимеш хәтта цитруслы җимешләрне һәм кара карлыганны да узып китә. Гөлҗимешне даими куллану шлаклардан һәм токсиннардан арынырга мөмкинлек бирә.

Гөлҗимеш организмда матдәләр алмашуга уңай йогынты ясый, эчке органнарның эшен нормаль-ләштерә, гиповитаминозны, эчке органнар авыруларын дәвалау өчен киң кулланыла.

Традицион булмаган медицинада җимешен генә түгел, аның тамырларын да еш кулланалар. Алар ялкынсынуга каршы эффектка ия, аларда бик күп витаминнар бар.

Чи җиләкләрдән сок әзерлиләр, ул бөер, бавыр, ашкайнату органнары эшен торгыза. Әгәр дә әлеге сокны ярты стакан даими эчсәң, иммунитетны ныгытырга һәм гормональ фонны торгызырга була.

Гөлҗимеш кан басымын күтәрергә дә, киметергә дә сәләтле. Гөлҗимештән ясалган даруларның кан басымына йогынтысы турыдан-туры әзерләү ысулына, эчелә торган дозага бәйле. Әйтик, җиләкләрдән ясалган спирт төнәтмәләре артериаль кан басымы югары булганнарга килешми. Ә кан басымы кимү күзәтелгән кешеләргә гөлҗимеш кайнатмасын эчәргә киңәш ителми, чөнки ул аны тагын да тө-шерә.

Аскорбин кислотасының күп микъдарда булуы ашказанын ярсыта, шуңа күрә гастритлы кешеләргә гөлҗимешне кабул итүне чикләргә кирәк.

Куе концентрацияле кайнатма яки төнәтмәләр теш эмаленә начар йогынты ясый. Шуңа күрә эчемлекләрне кабул иткәннән соң авызны чайкарга киңәш ителә.

Гөлҗимештән ясалган даруларны озак һәм контрольсез куллану бавыр авыруларына китерергә мөмкин. Гади гөлҗимеш суын да көненә 2 стаканнан да артык эчәргә киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса