Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Күзләр дә тәрбиягә мохтаҗ

Безнең заманда күзләрнең күрү сәләтен саклау авырга туры килә.

Күпләребезнең эше компьютер каршында утыру белән бәйле. Күзләрне ничек сакларга соң? Без сезгә белгечләрдән файдалы киңәшләр тупладык.

1

Монитор күзләрдән кимендә 50 см ераклыкта торырга тиеш.

2

Исегездә тотыгыз, компьютерда караңгыда эшләргә ярамый. Бу күзләр-нең аруына китерә.

3

Бер сәгать эшләгән саен тәнәфес ясагыз. Төрле күнегүләр ярдәмендә күзләрегезне ял иттерегез.

4

Эшләгәндә күзләрне ешрак ачып йомарга кирәк, бу аларны кибүдән саклый.

5

А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишердә, петрушкада, диңгез ризыкларында, кара җиләктә, чикләвектә, йомыркада, ярмаларда бар. Болар күзләр өчен файдалы.

6

Еш еламаска тырышыгыз. Күз яшьләре - тоз һәм антибактериаль матдәләрдән тора, ул күзне инфекциядән саклау чарасы. Күз яшьләре күз тышчасына уңай тәэсир итә, әмма елау күз өчен дә, тышкы кыяфәтебез өчен дә зарарлы. Елау яшь бизләрен эштән чыгара, күзләр шешенә һәм кызара, баш авыртуга китерә.

7

Хатын-кызларыбызга күздәге косметиканы чистарту өчен махсус чара кулланырга кирәк. Гадәти косметикадан чистарту чараларындагы майлар һәм башка компонентлар күзгә кереп, күзләрне кызартырга, ялкынсындырырга мөмкин. Әгәр дә сез декоратив косметика кулланмыйсыз икән, күзләрне кайнаган су яки дару үләннәре төнәтмәсе белән (мәсәлән, бөтнек, ромашка, юкә чәчәге) юарга була. Ә менә сабын белән юу тыела.

8

Күзләр матур һәм сау-сәламәт булсын өчен бәрәңгене кабыгы белән пешереп, урталай ярып (бераз суытып), күз тирәсенә куегыз. Чәй пакетына кайнар су коегыз да сыгып, суыткычка куеп торганнан соң, күзләргә компресс ясагыз.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

 

Күзләр өчен җиңел гимнастика

 

Башта нык итеп күзләрне кысып йомып, аннан киң итеп ачыгыз. Бер минут дәвамында тиз-тиз генә ачып-йомып торыгыз. Соңнан карашыгызны чиратлап әле иң якындагы, әле иң ерактагы предметка күчерегез. Әле сул, әле уң күзегезне йомып, ерактагы предметларны өйрәнегез. Бу күнегүләрне көненә берничә тапкыр эшләргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса