Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбә генә димә

Көз - гөмбәчеләр чоры. Урман буйларына һәм юл кырыендагы урман полосаларына күз салсаң - халык рәхәтләнеп гөмбә җыя. Тыныч ау үзенә иң җитди һәм игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә.

Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен саклык чараларын үтәү мөһим.

Игътибарлы булыгыз: үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз.

Агулы гөмбә еш кына ашарга яраклы гөмбә янында үсә һәм аңа охшаган була. Шикләнсәгез, җыймагыз һәм чи килеш берүк каба күрмәгез.

Артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыю да киңәш ителми.

Агулы гөмбәне ачыклаучы юрамаларга (мәсәлән, мондый гөмбә пешкән суда суган карала) ышанмагыз. Агулы гөмбәне, ашарга яраклыларыннан аера белергә кирәк. Бу тәҗрибә һәм тирәнтен белемнәр сорый.

Ашарга яраклы булсалар да, гөмбәне шәһәр паркларында, скверларда, ишегалларында, машина юллары буеннан, сәнәгать зоналары тирәсеннән җыймагыз. Чөнки барлык агулы матдәләр гөмбәгә сеңеп, ул ашау өчен яраксызга әйләнә.

Гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алу да күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Исегездә тотыгыз, ашарга яраклы гөмбәне дөрес әзерләмәсәгез яки тиешле шартларда сакламасагыз, алар агулыга әйләнә. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки гөмбә аксымга бай булса да, бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк.

 

Материалны Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса