Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кышка әзерләнәбез

Быелгы җәй явым-төшемгә саран булуга карамастан, җиләк-җимешкә, яшелчәләргә бай булды. Уңган хуҗабикәләр кыяр, помидор, ташкабак, борычларыннан кышкылыкка тәмле салатлар әзерли башлады инде.

Без дә сезнең игътибарга берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык. Ашларыгыз тәмле булсын!

Томатлы кыяр салаты

Кирәк: 4-5 кг кыяр, 2 кг помидор, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, өч тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Помидорны иттарткыч аша чыгарып, шуңа тоз, үсемлек мае, шикәр комы салабыз. Ярты сәгать кайнатабыз. Кайнап торган катнашма өстенә кыярны боҗралап турап салабыз.

Кайнап чыккач, ваклап туралган сарымсак кушабыз. Аш серкәсе салып, 15 минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз.

 

Ташкабак белән чөгендердән салат

 

Кирәк: 900 г чөгендер, 900 г ташкабак, 300 г башлы суган, 150 г үсемлек мае, 75 мл аш серкәсе, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 7-8 тырнак сарымсак.

Чи чөгендернең һәм таш-кабакның кабыгын чистартып, кореяча кишер ясый торган кыргычтан чыгарабыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Сарымсакны вак кына итеп турыйбыз. Тирән савытта чөгендер, шикәр комы, тоз, сарымсак, үсемлек мае һәм аш серкәсен бергә кушып бутыйбыз. Суган белән ташкабакны өстибез. Барысын бергә бутап, 1 сәгатькә маринадланырга калдырабыз. Алга таба салатны казанга яки кәстрүлгә күчереп, кайнатып чыгарабы һәм тагын ун минут кайнатабыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстен одеял белән ябабыз һәм суынганчы төреп тотабыз.

 

Кореяча диярлек кишер

 

Кирәк: 500 г кишер, 2 аш кашыгы кореяча кишер өчен тәмләткеч, 1 аш кашыгы лимон согы, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, тәменчә тоз, теләге булганнар соя соусы өсти ала.

 

Кишерне (чөгендерне, кабакны, кольрабины да шулай ук эшләргә ярый) кореяча кишер ясый торган кыргычтан чыгарабыз. Тәмләткеч кушып бутыйбыз. Өстенә лимон сыгабыз, зәй-түн мае салабыз (иске була күрмәсен). Суыткычта саклыйбыз.

 

Кыздырылган баклажан кабымлыгы

 

Кирәк: 5 кг баклажан, 1,5 кг болгар борычы, 3 данә ачы борыч белән 1,5 стакан чистартылган сарымсак (әзрәк салырга да ярый), 1, 5 стакан аш серкәсе һәм шулай ук үсемлек мае.

Уртача диаметрлы баклажаннарны боҗралап турыйбыз да тоз сибеп, бераз вакыт тотабыз. Аннары юып, чүпрәк белән корытабыз. Алтынсу хәлгә җиткәнче үсемлек маенда кыздырабыз. (Киңәш: баклажан майны нык сеңдермәсен өчен, әзерләр алдыннан 10 минут салкын суда тотарга кирәк). Сарымсак белән борычларны иттарткыч аша чыгарабыз. Аш серкәсе һәм май өстәп, 5 минут кайнатып алабыз. Кыздырылган баклажаннарны банкаларга тутырып, катлам саен маринад агызабыз. Банкаларны 7 минут стерильләштерәбез.

Гөмбә сыман кабымлык

 

Кирәк: 1,5 кг ташкабак, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы төелгән кара борыч, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 0,5 стакан үсемлек мае, 4-5 тырнак сарымсак.

 

Ташкабакларны юып, йомшак эченнән аерырга һәм туралган гөмбәгә охшатып эрерәк кисәкләргә турарга. Укропны, сарымсакны вак итеп турарга. Барысын бергә бутап, якынча 3 сәгатькә бүлмә температурасында маринадланырга калдырырга. Чиста банкаларга салып, җылы сулы (кайнар түгел) зур кәстрүлгә урнаштырырга һәм 5-7 минут стерильләштерергә. Капкач белән каплап, банканы астын өскә әйләндереп куеп суытырга.

«Кышкы патша» салаты

 

Кирәк: 5 кг кыяр, 1 кг башлы суган, 300 г яшел укроп, 100 мл 9 %лы аш серкәсе, 5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, төелмәгән кара борыч - тәменчә.

 

Тозларга ярамаган яки банкага сыймаган кыярларны 1 сәгать салкын суда тотарга. Боҗралап турарга. Суганны чистартып, боҗралап турарга. Суган белән кыярны кушарга, өстенә тоз сибәргә. Кыярны суы чыкканчы бераз тотарга. Укропны турап өстәргә. Шикәр комы, аш серкәсе, борычны салырга. Яхшылап бутарга да утка куеп, вакыт-вакыт бутап торырга. Кыярларның төсе үзгәрүгә уттан алырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябарга.

 

Гөлфия Ханова әзерләде

 

Моны кая куйыйм?

 

Чиләк-чиләк кыяр җыйдым әле,

Помидоры көтә чиратын!

Түбәнөйләр тулды, базга күчтем -

Куяр урын бетте, күп яптым!

Алма, көтеп арыгач, үзе төшә,

Җыймадылар, диеп үпкәли!

Нәфес-шайтан, әрәм итмә, диеп,

Кабыргага төртеп киткәли...

Карлыганны җиңдем, чия бетте!

Крыжовникны җыеп хәл китте.

Кая урнаштырып куйдыгыз дип,

Башкалардан сорап тел кипте!

Җаваплары гади: узган елның

Ашалмыйча калган салатын

Жәлләмичә ачып атасың да,

Мал-туарга илтеп саласың!

Алар булмаганда тавыклар да

Зарланмыйлар икән, чүплиләр!

Тавык асрамасаң, чыпчыклар бар!

Кыстап бирсәң, очып китмиләр!

Тик бер шарты: ирең өйдә юкта

Бушатасың, банка юасың!

Сөенәсең кабат эш тапканга,

Яңаларын ябып куясың!

Идән асты тулы! Тагын бер җәй

Кереп качкан кебек банкага!

«Бәлки быел ашап куярбыз!» - дип,

Чыгып барам тагын бакчага!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса