Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кавынны ничек сайларга?

Борынгы кешеләр аны «кояш энергиясен туплаган җимеш» дип атаган.

Җәннәт җимеше
Кавын тумышы белән Мисырдан. Борынгы кешеләр аны "кояш энергиясен туплаган җимеш" дип атаган. Гарәпләрдә, кавын ашаган кеше яктыра, дигән мәкаль да булган. Европага кавын XV гасырда кертелә. Баштарак кавынның апельсиннан аз гына зуррак сортлары кулланылган.

Ничек сайларга?

Өлгереп җитмәгән килеш өзелгән кавынның йомшагы сусыл була. Җитешкән кавында этанол спирты барлыкка килә. Кавын банан кебек сабагыннан өзеп алганнан соң өлгерми. Шуңа күрә сайлап алганда игътибарлы булыгыз. Өлгергән кавын тыгыз була. Сугып карагыз: "буш" аваз ишетелергә тиеш. Артык өлгергән кавынның кабыгы баллы, ябышкак. Йомшак, кара таплар барлыкка килгән кавынны сатып алмагыз.
Киселгән кавынны пленка белән каплап, суыткычның түбәнге киштәсендә саклагыз. Чөнки көньяк җимеше артык салкынны яратмый.
Кавын – түбән калорияле ризык ашаучылар өчен бер дигән җимеш. Дөньяда кавыннан десерт кына тугел.

Файдасы

Кабымлык та ясыйлар, балык янына гарнир итеп та бирәләр, аш һәм салатларга да салалар.
Диетологлар кавынны ашар алдыннан яки гарнир урынына ризык белән бергә ашарга киңәш итә. Ашаганнан соң табынга кавын куярга ярамый, чөнки ул ашкайнату системасына начар тәэсир итәргә мөмкин.
Кавын бик туклыклы, көч кертә. Анда С витамины күп. Иммунитетны ныгыту өчен көнгә ике телем кавын ашау да җитә. Кавын каротинга да бай. Кояшта кызынганда тән өслеге тигез каралсын өчен кавын ашарга киңәш итәләр.
Җимешнең 80 %ын су алып тора. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын, яман шешне кисәтә, тән тиресен туендыра. Кавын калийга да бай. Аны гипертониядән интегүчеләргә да тәкьдим итәләр.
Стресс, анемия вакытында, эч катканда кавын ашарга кирәк.

САК БУЛЫГЫЗ!
Кавын эчне йомшарта.
Бөер эшчәнлеге начар булган кешеләргә кавынны артык күп ашарга киңәш ителми.
Йомыркага аллергия булса яки ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге нормада булмаса, кавыннан тыелыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса