Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Күзләр - күңел көзгесе

Компьютер каршында озак утыручылар күзләре турында аеруча кайгыртырга тиеш. Көн дәвамында күнегүләр ясау мөһим.

Монитор күзләрдән кимендә 50 см ераклыкта торырга тиеш.

Компьютерда караңгыда эшләргә ярамый. Бу күзләрнең аруына китерә.

Бер сәгать эшләгән саен тәнәфес ясарга тырышыгыз. Шул арада күзләргә төрле күнегүләр ясарга була. Мәсәлән, тәрәзәдән еракка карарга, күзләрне сулга-уңга, аска-өскә йөртергә мөмкин.

Эшләгәндә күзләрне ешрак ачып йомарга кирәк, бу аларны корыланудан саклый.

А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишердә, петрушкада, диңгез ризыкларында, кара җиләктә, чикләвектә, йомыркада, ярмаларда бар.

Еламагыз! Күз яшьләре тоз һәм антибактериаль матдәләрдән тора, ул күзне инфекциядән саклау чарасы. Күз яшьләре күз тышчасына уңай тәэсир итә, әмма елау күз өчен дә, тышкы кыяфәтебез өчен дә зарарлы. Елау яшь бизләрен эштән чыгара, күзләр шешенә һәм кызара, баш авыртуга китерә.

Кояшның якты нурларына озаклап карап тору күз тирәсендә бик күп җыерчыклар барлыкка китерә.

Күздәге косметиканы чистарту өчен махсус чара кулланырга кирәк. Гадәти косметикадан чистарту чараларындагы майлар һәм башка компонентлар күзгә кереп, күзләрне кызартырга, ялкынсындырырга мөмкин. Әгәр дә сез декоратив косметика кулланмыйсыз икән, күзләрне кайнаган су яки дару үләннәре кайнатмасы белән (бөтнек, ромашка, юкә чәчәге һ. б.) юарга була. Ә менә сабын белән юу бөтенләй тыела.

Күзләр матур һәм сау-сәламәт булсын өчен бәрәңгене кабыгы белән пешереп, урталай ярып (бераз суынгач), күз тирәсенә куегыз. Чәй пакетына кайнар су коегыз да сыгып, суыткычка куеп торганнан соң, күзләргә компресс ясагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса