Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яшен белән шаярырга ярамый

Табигатьтә начар һава торышы юк дисәләр дә, кайвакыт аның күренешләре кеше өчен куркыныч тудыра. Шундый табигый күренешләрнең берсе - яшен.

Еш кына ул җылы вакытта, кешеләр су янында яки урманда ял иткәндә, көтмәгәндә пәйда була. Яшен дигән зур хәвефтән ничек сакланып калырга?

Ачык урында

Иң элек яшен белән күк күкрәү арасындагы вакытны билгеләү мөһим. Әгәр арасы 3 секунд икән, димәк, ераклыгы 1000 метр, 2 секунд - 600 метр, ә менә 1 секунд - табигый электр чыганагы сездән нибары 300 метр ераклыкта гына булуы турында сөйли.

Яшенле яңгырны ачык җирдә уздыру өчен нинди дә булса түбәнлек (чокыр) табып, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Болай утыру кыен, әмма куркынычсызрак. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.

Шуны исегездә тотыгыз, ялгыз биек агачлар, электр баганалары белән арагыз кимендә 200 метр булырга тиеш. Сулыкларга якын килмәгез һәм телефоннан файдаланмагыз, аны сүндерү яхшырак.

Урманда

Урманда яшеренү урыны буларак вак куакларны сайлау куркынычсыз булыр. Әгәр якын-тирәдә алар юк икән, агачлар белән сезнең арада 4-5 метр булырга тиеш. Шулай ук эмбрион формасында утыру зарур.

Яшен тулысынча туктаганчы учак яндырырга ярамый, чөнки ул электр разрядларын үзенә тартырга сәләтле.

Әгәр сез туристик походта икән, палаткаларны тиз арада куярга һәм коры кием киеп, палатка эчендә көтәргә киңәш ителә. Металл әйберләрне (савыт-саба, балта һ. б.) лагерьдан берничә метрга күчерергә кирәк.

Сулык янында

Су бик яхшы электр үткәргече булып тора, шуңа күрә яшен булганда кичекмәстән сулыктан чыгарга һәм аннан куркынычсыз ераклыкка (ким дигәндә 100 м) китәргә кирәк. Яр буенда палаткада яки агачлар астында качарга ярамый, чөнки ярда бу иң биек объектлар.

Әгәр яшен вакытында сез көймәдә булсагыз, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез: юеш кием, су өслеге кебек үк, яшенне үзенә тартырга сәләтле. Шуңа күрә теләсә нинди коры әйбергә утырыгыз. Коткару жилеты да ярап куя. Өстегезне тент яки целлофан белән каплагыз, тик ул суга кагылмасын.

Моннан тыш, яшенне шулай ук эшләп торучы кәрәзле телефон, зонт, теләсә нинди металл әйберләр (ачкычлар, инструментлар) үзенә тартып китерә.

Автомобильдә

Әгәр автомобильдә барганда яшенгә юлыксагыз, машина эчендә калыгыз. Күпләр автомобильдә утырганда яшенне кичерү куркыныч дип саный. Чынлыкта, машина кешеләрне шактый яхшы сак-лый, чөнки яшен сукса да, разряд металл өслеге буенча гына бара. Шуңа күрә яшен вакытында машинада калгансыз икән, двигательне сүндерегез, бөтен тәрәзәләрне ябыгыз, автомобиль антеннасын төшерегез. Шуны исегездә тотыгыз, автомобильнең металл детальләренә кагылмау яхшы.

Бинада

Кагыйдә буларак, яшен кайтаргыч аркасында, бина яшенне кичерү өчен иң куркынычсыз урын булып тора. Тик биредә шарлы яшен белән очрашырга мөмкин. Ул еш кына тәрәзәләр һәм ишекләр аша керә. Шуңа күрә яшен вакытында барлык тәрәзәләрегезне һәм ишекләрегезне ябып чыгыгыз, үтәли җил йөрмәсен. Телефоннан сөйләшмәгез. Шулай ук яшен камин яки мичкә дә кагыла ала. Торбадагы төтен дә яшенне җәлеп итәргә мөмкин. Барлык электр приборларын сүндерегез һәм электрүткәргечкә, розеткаларга якын килмәгез. Тәрәзә янында тормагыз. Бизәнү әйберләрен салып куйсагыз яхшырак.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса