Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чәйне үзебез әзерлибез

Иван-чәй дигән эчемлек турында беренче язулар XII гасыр документларында күренә. XIII гасыр елъязмаларында кипрейдан (иван-чәйнең бер атамасы) эчемлекне баһадирлар эчемлеге дип атыйлар.

Иван-чәй - күпьеллык үсемлек. Яфраклары озынча, очлы, сабакта чиратлап урнашкан. Үсемлек 50 см дан артык биеклектәге куакка охшаган.

Ул 2 метрга кадәр җитә ала. Чәчәкләре шәмәхә-алсу, ал төстә, кайвакыт ак та була. Иван-чәй җәй көне чәчәк ата, әмма Россиянең төрле төбәкләрендә төрле вакытта. Безнең якларда чәчәк атуы июнь азагы, июль башларына туры килә һәм 30-50 көнләп дәвам итә. Чәчәкләреннән бал тәме килеп тора.

Кипрей - кеше организмы өчен файдалы витаминнар җыелмасы ул. Аның составында РР, С, А, В1- В9 витаминнары, минераль матдәләр, микро- и макроэлементлар күп. Төнәтмә итеп эчкәндә танин, флавоноидлар, шикәр һәм углеводлары организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Иван-чәй иммунитетны яхшырта, тән температурасын төшерү өчен менә дигән дару, кан йөрешен җиңеләйтә, аксым матдәсе, С витамины күп, кешегә энергия бирә. Шулай ук кан басымын нормальләштерә, тынычландыру үзлекләренә дә ия.

Хәзер әлеге үсемлектән чәй әзерләүчеләр сизелерлек күбәйде. Белүебезчә, аны хәтта гаилә бизнесы итеп, чәй сатып, акча эшләүчеләр дә бар.

Безнең районда да иван-чәй үләнен җыеп, үзләре өчен генә булса да чәй әзерләүчеләр аз түгел. Игътибарыгызга Колшәрип авы-лыннан Зөлфия Хәсәнова биргән рецептны тәкъдим итәбез.

Кипрей үсемлегенең яфракларын сыдырып җыябыз, таратып җәеп әзрәк шиңдерәбез. Киптереп бетермибез. Өч литрлы банкага тыгыз итеп тутырабыз. Өй һавасында ферментация үтәргә калдырабыз. Ул 4-6 сәгатьтән алып 24-36 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин (чәйнең тәме һәм куелыгы шуңа бәйле була). Аннары шушы хәзерләмәне тирән савытта кул белән кер юган сыман уабыз. Үлән юешләнеп кими. Өстен бераз дымлы, чиста чүпрәк белән каплап, шул ук савытта тагын 5-6 сәгать тотабыз. Аннары сүрән утта, ишеген бераз ачып, духовкага киптерергә куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса