Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аяк шеште: нишләргә?

Җәй көне күп кешенең аяклары шешү гадәти күренеш. Бу кан плазмасының лимфатик һәм кан тамырларының күзәнәкара киңлектә туплануы турында сөйли.

Югары температуралар - организм өчен һәрчак зур стресс, шуңа күрә ул бөтен көче белән тукымаларны суытырга тырыша.

Аякларның шешүен ничек дәваларга?

Аяктагы шешне дәвалау өчен, беренче чиратта аның нилектән барлыкка килүен ачыкларга кирәк. Сәбәпче булган чирне табып, шуны дәвалау ягын карарга киңәш ителә. Мөстәкыйль рәвештә дару препаратлары (әйтик, сидек кудыргыч) белән мавыгырга кирәкми. Беренчедән, алар һич тә зарарсыз түгел. Икенчедән, һәрвакытта да нәтиҗәле булмаска мөмкин. Белер-белмәс мазь сыларга яки бәйләп куярга да ашыкмагыз. Табибка күренегез. Ул үз чиратында дөрес итеп диагноз куяр һәм тиешле дәвалау ысулын билгеләр.

Тормыш тәэмин итүнең мөһим системалары эшендә җитди тайпылышлар табылмаса, үз-үзеңә ярдәм итү чараларыннан файдаланып була. Менә алар:

Аякларны салкынча суда тотып алырга.

Көн дәвамында вакыт табып, аякларны өскә күтәреп ятарга.

Озак хәрәкәтсез торырга тырышмагыз. Аяктан аякка күчегез. Аяк очына басып торыгыз (бу хәлдән берничә тапкыр үкчәгә төшәргә мөмкин). Табанны бераз әйләндереп йөртегез.

Озак утырырга туры килсә, өстәл астында массаж валигы, туп яки келәм тотыгыз. Вакыт-вакыт гимнастика ясап алыгыз.

Эссе вакытта тозлы һәм ысланган ризыклар белән мавыкмагыз.

Чиста су эчеп торыгыз.

Кысан һәм биек үкчәле аяк киеме кимәгез.

Утырган килеш аякларыгызга массаж ясап алыгыз (балтырларыгызны һәм табаннарыгызны уыгыз).

Яткан хәлдә аякларыгызны күтәрегез һәм ике кулыгыз белән басым ясап, ашык сөягеннән алып тезгә кадәр йөртегез.

Аркагызга ятыгыз, аяк-кулларыгызны берьюлы өскә күтәреп, берничә минут селкетеп торыгыз.

Иң мөһиме - үз организмыгызга игътибарлы һәм рәхмәтле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса