Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Инсульт кемнәргә яный

Үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!

Инсульт - ул баш миенең кан әйләнеше кинәт бозылу һәм баш миенә кан саву.

Инсульт, нигездә, кан басымы югары булган кешеләрдә очрый. Баш миендәге киңәйгән кан тамырларының кинәттән өзелүе дә кан савуга китерә. Ул вакытта кеше кисәк аңын югалта. Чирле кешенең күзләре йомыла, йөзе кызара, сулыш алуы бозыла. Мигә кан савуның башка төрләре дә билгеле. Мәсәлән, андагы кан юллары тарая, тора-бара алар бөтенләй томаланырга мөмкин. Шул чакта кеше үзенең башы әйләнүен сизә, аяклары хәлсезләнә, кан басымы төшә, йөрәк эшчәнлеге начарая. Әмма кеше үз аңында кала.

Билгеле бер сәбәпләр аркасында баш миенә кан саву төрле кешедә төрлечә узарга мөмкин. Ул кайберәүләрне инвалидлыкка китереп җиткерә, ә кемдәдер җиңел формада узып китә. Статистика буенча, бүген Россиядә халыкның 23 проценты инсульттан үлә, авыруны җиңгән күп кенә кешеләр инвалид булып калырга мөмкин.

Кызганычка каршы, соңгы елларда инсульт очраклары ешая бара. Моның сәбәбе эчкечелек проблемасына, шулай ук замана кешеләренең шактый тынгысыз тормышта яшәвенә дә бәйле булуы ихтимал.

 

Инсульт билгеләре:

йөз асимметриясе, бер як битнең тартышуы яки оюы;

 кул-аяк мускулларының (еш кына гәүдәнең бер ягында) кинәт сизү сәләтен югалтуы, оюы;

 сөйләм бозылу, зиһен таралу, башкалар сөйләгәнне аңламау;

 күз күреме бозылу, бер яки ике күзнең дә кинәт күрми башлавы;

 йөреш начараю, координацияне югалту, баш әйләнү;

 кисәк баш авырта башлау, укшу, авыртуны баса торган даруларның ярдәме тимәү.

Әлеге сигналларны, тиз арада юкка чыкса да, игътибарсыз калдырмагыз. «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Бу мөһим, чөнки күп кенә инсультка каршы дарулар дөрес диагноз куелып, ярдәм инсульт башланганнан соң тиз арада күрсәтелгәндә генә нык булыша.

 

Инсультка китерүче факторлар:

стресс, атмосфера басымы тирбәлү, ару, начар гадәтләр: хәмер куллану, тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, шикәр чире, гиподинамия, канда холестерин күләме арту (атеросклероз), кан басымы күтәрелү, D витамины җитмәү, кан куеру.

 

Инсультны ничек ачыкларга

Әгәр сез үзегездә яки янәшәгездәге кешедә инсульт билгеләре барлыкка килүен күрәсез икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Аның билгеләрен үзегез дә ачыклый аласыз:

1. Елмаю. Инсульт булганда йөз чалшая - ирен почмакларының берсе төшеп китә.

2. Куллар. Кулны күтәрү һәм бер халәттә тотып тору мөмкин булмый.

3. Сөйләм. Гади генә сүзләрне, җөмләләрне әйтү дә авырлаша.

 

Инсультны кисәтүдә нәтиҗәле чаралар:

 кан басымы күтәрелүдән табиб билгеләгән даруларны вакытында куллану;

тәмәке тарту белән мавыкмау;

 диета саклау;

 даими физик күнегүләр ясау;

 стресстан качу;

 эмоциональ халәтне даими контрольдә тоту.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса