Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Черки тешләсә нишләргә?

Җәй - ул кояшлы матур көннәр, аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимешле бакчалар һәм черкиләрнең активлашу чоры да. Бу бөҗәкләрдән һәр җәйне халык иза чигә.

Билгеле булганча, кешеләр һәм хайваннар каны белән ана черки туклана. Алар моны үзләре өчен генә түгел, ә нәсел дәвам итү өчен дә эшлиләр. Канда бөҗәкләр үсеше өчен кирәкле аксым бар. Ата черкиләр исә үсемлек нектары белән туклана.

Черкиләр I кан төркеме хуҗаларын ешрак тешли икән. III һәм IV төркем ияләрен кимрәк. Ни өчен шулай икәне черкиләргә генә билгеле. Бәлки бөҗәкләргә II, III, IV төркемнәр канында булган махсус аксым агглютиноген ошамыйдыр.

Черки тешләсә нишләргә? Игътибарыгызга берничә ысул тәкъдим итәбез.

üГадәттә черки тешләгән урын кызыша башлый. Бу организм үзенә эләккән инфекциягә каршы көрәшә башлау белән бәйле. Боз черки тешләгән урындагы кычыту, кызышуны баса һәм шешне киметә. Моның өчен бозны яулыкка тө-реп, 10-15 минутка черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк.

üШулай ук чәй содасы да ярдәмгә килә ала. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эретәбез. Бинт яки мамыкны шушы эремәгә манып, черки тешләгән урынга куеп торабыз.

üТагын бер гади ысул - 1/3 стакан суга бер аш кашыгы 9 процентлы серкә салып болгатабыз. Черки тешләгән урыннарны шушы катнашма белән эшкәртәбез. Серкә составындагы кислота кычытуны баса һәм ул урын кызармый.

üСөт ризыклары да черки тешләгән урынны тынычландыра, кычытуны баса. Моның өчен кычыткан урынга каймакны кипкән саен өч-дүрт мәртәбә сылап торырга кирәк.

Бу ысулларның күңелегезгә хуш килгәнен кулланып карагыз.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса