Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чәчәк үстерү серләре

Апрель җитү белән халык ихата тирәләрен, бакчасын чистарта, матурлый башлый.

Җиһанда яз, тирә-юньдә җир исе аңкып тора. Бакча яратучылар бу көннәрне шатланып, көтеп алалар.

Куллары җир эшенә сусаган хуҗалар һәм хуҗабикәләр быел түтәлләрендә нинди җиләк-җимеш, чәчәк утыртасын алдан ук планлаштырып куйганнар инде. Кемнәрдер исә бу эшкә беренче тапкыр алынырга уйлаган. Аларның тәҗрибәле бакчачылардан киңәшләр аласы килә. Бу уңайдан редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды. Газета укучыларыбызның гозерләрен искә алып, «Әлмәт таңнары» битләрендә һәм Инстаграм аккаунтында махсус «Бакчачы киңәшләре» рубрикасын ачабыз. Беренче булып сезнең игътибарга «Мирас» питомнигы белгече Эльмира Садыйкованың киңәшләрен тәкъдим итәбез. Ул чәчәк үстерүчеләргә нинди сортларга өстенлек бирү, сайлау үзенчәлекләре, утырту тәртибе турында сөйли.

- Орлык утыртуның үз кагыйдәсе бар. Иң беренче чиратта туфракның уңдырышлы, торфлы булганрагын сайлау зарур. Үсентеләрдәге дымны даими саклап тоту өчен туфракка перлит сибеп кую да яхшы. Кибетләрдә хәзер махсус туфрак сатыла, шуны да алырга була. Мисалга петунияне генә алыйк. Әйтергә кирәк, бакчачылар арасында бик популяр булган бу купшы чәчәкнең орлыгы инде өй шартларында февраль урталарыннан соң туфракка чәчелә. Ул җылыны, яктылыкны ярата. Ампельлеләр аеруча. Шуңа күрә мөмкин булганда аңа өстәмә яктырту булдыру - фитолампа урнаштыру шарт. Болай эшләгәндә орлык-лар яхшы шытым бирә һәм матур булып тишелә, апрельдә чәчәк тә ата башлый. Бүлмәдәге температура 23-25°C булса аеруча яхшы. Ике атнага бер мәртәбә сыек ашлама белән тукландырып торырга онытмаска кирәк. Петуния чирләп китәргә дә мөмкин. Күп очракта моның сәбәбе - артык дымлылык. Авыру үсентеләрне вакытында юк итү зарур.

Чәчәк яңартып торучыларга мин лобулярияне дә тәкъдим итәр идем. Без быел аны питомникта күпләп үрчетергә булдык. Чәчәкләр искиткеч матур, төрле төсләрдә. Лобулярияне клумбаларга, түтәл тирәләренә яки кашполарга күчереп утыртсаң, бик матур була. Ул шундый йомшак, хуш исле. Лобулярияне үсенте итеп ачык грунтка күчереп утыртырга һәм орлыкларын турыдан-туры туфракка чәчәргә дә мөмкин. Аның биеклеге 30 см га якын. Туфракның «чәчәкләр өчен» дигәнен, ачы булмаганын сайлап алу зарур. Орлыкларны һәрбер см саен бер-икеләп салырга кирәк. Чәчәк аткан саен аларны кисеп торсаң, ул тагын да купшыланып китә.

Бакчага пеларгония үзенчәлекле ямь бирә. Мин хуҗабикәләргә аларның төрле төстәгеләрен утыртырга киңәш итәр идем. Үзләре матур, шул ук вакытта чыдам да. Безнең питомникта, мисал өчен, аларның 70 төре үрче-телә. Үсентеләрне, бакчага утыртканда, бер-берсеннән 25-30 см ераклыкта урнаштырырга кирәк. Суны туфракның кибүенә карап, сибеп торсаң яхшы.

Вербена дигән чәчәкне дә утыртырга киңәш итәм. Үсентеләрен майның икенче яртысында-июнь башында ачык туфракка чыгарырга була. Вербена июньнән башлап октябрьгә кадәр шау чәчәктә утыра. Бу чәчәкләр нәзберек түгел - якты урында аеруча яхшы үсәләр, караңгырак булган җир туры килгәндә дә чәчәк аталар.

Немезия - клумбалар өчен аеруча матур чә-чәк. Аны башка чәчәк-ләр белән аралаштырып утыртсаң отышлы. Утырту өчен якты, ләкин кояш туры төшми торган урынны сайларга кирәк. Үсентеләрне язгы кыраулар тәмамлангач кына туфракка чыгарырга киңәш итәр идем. Шулай булганда ул озаграк чәчәк атачак.

Бакчачыларга һава шартларына бик игътибарлы булырга, чәчәкләрне ачык грунтка чыгарып утырткач, аларны күзәтеп торырга кирәклеген дә әйтәсем килә. Температура нормадан түбән булганда төнгә үсентеләрне каплап тору да кирәк. Язгы чорда шулай инде, бакча тотучыларга мәшәкать күп була. Әлмәтлеләргә безнең питомниктагы аллы-гөлле чәчәкләр кебек матур көн-нәр теләп калам!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса