Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чикләвекләрнең файдасы турында

Кытай галимнәре чикләвек куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычын киметергә мөмкин булуын ачыклаган.

1. Миндаль. Табиблар йөрәк авырулары белән авыручыларга атнасына кимендә 60 грамм миндаль ашарга киңәш итә. Миндаль фосфор, калий һәм тимергә бай. Сатып алган вакытта миндальнең эресен сайлагыз.

2. Бу чикләвек кеше иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм хәтта теш авыртуын тынычландыра. Көнгә барлыгы 20 кешью куллансагыз, сезнең организмга бер тәүлеккә җитәрлек тимер керәчәк. Чикләвекне кулланыр алдыннан тәмле булсын өчен кыздырырга кирәк.

3. Фисташкалар-түбән калорияле һәм минераллар, витаминнарга бай, әмма алар белән аеруча мавыкырга кирәкми. Өлкән кеше өчен тәүлеклек норма нибары 15 чикләвек. Аш кайнату тракты, сулыш юллары, аз канлылык һәм сартуха авыруларын дәвалауда ярдәм итәләр, авырлы хатын-кызларның токсикозы булганда кулланалар, фисташка ир-атларның репродуктив сәләтен арттыра.

4. Фундукта күп санда А һәм Е витаминнары бар, ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иң яхшысы аны кыздырмый куллану.

5. Әстерхан чикләвеге аз канлылыктан, нерв системасы авырулары, йөрәк һәм ашказаны авыруларыннан ярдәм итә. Даими куллану ир-атларны җенси көчсезлектән яклый.

6. Кедр чикләвеге витаминнар, макро - һәм микроэлементларга бай булуы белән аерылып тора.  Бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы. Таза кешеләргә кедр чикләвеге куллануны чикләргә кирәк.

7. Бразилия чикләвеге. Барлыгы көненә 2 чикләвек ашагыз сезнең организм тәүлеклек селен нормасын алачак. Аның җитмәве вакытыннан алда картаюга китерә. Моннан тыш, чикләвекләр сезгә дәрт һәм энергия, матур, чиста тире бүләк итәчәк һәм йөрәк, онкология авыруларының куркынычын киметәчәк.

8. Кокос. Җирдә иң зур чикләвек — кокос чикләвеге. Бер чикләвекнең авырлыгы дүрт килограммга җитәргә мөмкин. Кокос тәмле генә түгел, файдалы да,  чикләвекләрдә В төркеме витаминнары, макро - һәм микроэлементлар күп. Иммунитетка, күрү сәләтенә, ашкайнату системасына, калкансыман бизнең эшенә яхшы йогынты ясый. Кокос сөте яшәртә.

9. Арахис-антиоксидант. Ул күзләрне, колакларны һәм хәтерне яхшырта.

10. Каштаннарда күп санда С һәм В витаминнары бар.

Әмма аларны кулланыр алдыннан берничә сәгатькә суга салып торырга онытмагыз!

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса