Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яңа ел бәйрәменә өйгә чыршы куяргамы яки наратмы?

Чыршы матуррак күренә, ә нарат өй температурасында озаграк тора ала.

Чыршының төсе матур булырга, ә энәләре коелып тормаска тиеш. Өйгә куяр өчен нарат агачын сайласагыз – отачаксыз. Салкыннан кинәт җылыга кергәч, чыршының энәләре коела башлый, ә наратка температура бик тәэссир итми.

Агачларны өйдә җылыту системаларыннан еракка урнаштырырга кирәк.


Наратны да, чыршыны да дымлы ком тутырылган савытка утыртырга киңәш итә белгечләр. Комга утыртканчы агачның кайрысын бераз чистартырга кирәк. Даими рәвештә агач утыртылган комга һәм агачның үзенә бераз су сибеп торырга кирәк. Комга вакланган аспирин салсагыз, бәйрәм агачы сезне озаграк сөендерер.  

Ком кую мөмкинлеге булмаса, агачларны суга да утыртырга мөмкин.

Бәйрәм агачлары өегезне бизәп, озак торсын, ә аларның хуш исе кәефегезне күтәрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса