Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ногыт борчагыннан десерт

Кетердәп торган ногыт борчагы (нут) – тәмле һәм файдалы.

Ногыт борчагыннан бу тәмле ризыкны ясар өчен шоколад һәм ногыт борчагы гына кирәк.

Ногыт борчагын юып, төнгә суга салып күпертәбез. Иртән суын түгеп, яңадан борчакны юып, 1,5-2 сәгать чамасы талгын утта, күбеген җыя-җыя пешерәбез.

Пешеп чыккач, суын түгеп, корытабыз.

Пергамент белән капланган табага тигез итеп җәеп, 200 С 35 минут чамасы духовкада тотабыз.

Аерым савытта шоколадны ваклыйбыз һәм яңа гына духовкадан чыккан ногыт борчагы белән шоколад эреп беткәнче болгатабыз. Ногыт борчагының кайнарлыгы шоколадны эретәчәк.

Аш калагы белән әлеге катнашманы коймак кебек аерып яссы савытка җәябез һәм суытырга куябыз. Шоколад суыну белән аны ашарга ярый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса