Тәмләткеч тә, дәва да
Имбирь - ачы һәм хуш исле тәмләткеч, шулай ук бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да.
Имбирь тамырының сос-тавында биологик актив матдәләр күп.
Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау матдәләре, А провитамины, С, А, В9, Р, РР витаминнары, кальций, фосфор, тимер, нат-рий, калий, магний, цинк.
Күп авырудан дәва
Имбирьне көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә, кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, күңел уйнавын баса, импотенция, ялкынсынуларга һәм аллергиягә каршы, балага узмау, аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла. Ул шулай ук үзәк нерв системасын стимуллаштыра, авыртуларны баса, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ялкынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, җәрәхәтләрне төзәтә. Диабеттан да булыша.
Ашказаны өчен файдалы
Имбирьдә ашказанының, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбирь тамыры ашкайнату органнары авыруы вакытында нәтиҗәле дәвалану чарасы булып тора.
Ябыгырга булыша
Имбирь ябыгырга булыша. Диетологлар фикеренчә, ул матдәләр алмашынуын яхшырта, май күзәнәкләре таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучы кешеләр артык авырлыкка ия булудан интекми.
Акыл эшчәнлеген яхшырта
Имбирь канны сыеклату үзлегенә ия, димәк, ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.
Бактерияләргә каршы көрәшә
Имбирь - табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса, бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
С витамины чыганагы
Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Авырулардан профилактика чарасы булып та санала.
Энергияне арттыра
Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә анда кофеин да юк.
Рецептлар
Имбирьле чәй
2 бал кашыгы кара чәй, 0,5 литр су, 1 әфлисун, 0,5 бал кашыгы корица, 1 см чамасы имбирь тамыры, 2 канәфер, тәменчә бал.
Кара чәй төнәтеп, аңа әф-лисун согы салабыз. Корица, канәфер, имбирь өстәп, тәменчә бал кушабыз.
Салкын тиюдән
Чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбирь өстенә бал агызабыз, сүрән утта 15 минут пешерәбез.
- Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирьле бал салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз.
- Күңел болганганда 1,5 г имбирь тамыры порошогын (0,5 чәй кашыгы) чәйгә кушып эчәргә.
- Инфекцияләрдән саклану өчен имбирь тамырының кабыгын әрчеп, кечкенә генә кисәген әчесе беткәнче суырырга.
- Кипкән имбирь тамы-рының порошогына бераз су кушарга һәм шул паста кебек катнашма белән авырткан җиргә компресс ясарга. Порошок урынына угычтан чыгарып чи имбирь тамырын да кулланырга була.
- Теш авыртканда, авыз эченең лайлалы катламы ялкынсынганда имбирь тамыры кисәген чәйнәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа