Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Болгар борычы уңды, нишләтергә?

Бу рецепт буенча лечо кибет кетчубыннан мең тапкыр тәмлерәк!

Ел саен күп итеп борыч уңа, аны нишләтергә ысулын табарга була! Табынга куярга искиткеч тәмле лечо әзерлибез.

Лечо рецепты:

  1. 3 кг помидорны иттарткыч аша чыгарырга һәм 15 минут кайнатырга.
  2. 2 кг баллы борычны 1,5 см киңлектә озынча итеп турап салырга.
  3. Болгатып тагын 15 минут кайнатырга.
  4. Угычтан уылган 2 баш сарымсак, 120 г шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 100 мл 9 % аш серкәсе өстәргә.
  5. 5 минут кайнаткач, 250 мл үсемлек мае кушарга.
  6. Яхшылап болгатырга һәм парда тоткан банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Ашыгыз тәмле булсын!

Фото чыганагы: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса