Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Нашатырь спирты бакчада мең бәладән коткара

Әлеге киңәшләр һәр бакчачыга файдалы булыр.

1. Кухнядагы кырмыскалардан. 100 мл нашатырь спиртын 1 литр суга салып, идәннәрне һәм бөтен җиһазны сөртеп, яхшылап җилләтергә кирәк. Чакырылмаган кунаклар сезнең торакка башка килмәс. 

2. Бакчадагы тләдән. 2 аш кашыгы нашатырь спиртын 1 чиләк суга салырга, 1 аш кашыгы кер юу порошогы яки шампунь өстәргә (эремә ботакларга яхшырак ябышсын өчен) һәм үсемлекләрне эшкәртергә.

3. Суган һәм кишер чебененнән. Бу корткычлар тамыразык уңышын юкка чыгарырга сәләтле. Рецепт: 1 аш кашыгы нашатырь спирты 10 литр суга. Эремәне яхшылап болгатып, суган һәм кишер  түтәлләренә сибәргә. Бераздан туфракны йомшартырга кирәк.

4. Туфрактагы медведкадан.  10 литр суга10 мл нашатырь спирты. Һәр куакка 0,5 л.

5. Черки-чебен тешләсә. Нашатырь спиртын һәм суны тигез күләмдә болгатырга һәм тиренең ачык участокларын шул эремәне сөртергә. Бу чара бөҗәкләр тешләгәннән кычытуны баса. Ә табигатьтә пикникка чыкканда якындагы үсемлекләргә сибегез.

6. Ашлама сыйфатында. Лилия, клематис, яран, кыяр аеруча яраталар аны. 8 аш кашыгы нашатырь спирты 10 литр суга. Ике атнага бер тапкыр шул эремәне сибәргә. Норма - 1 л бер куакка. Бу тукландыруны бүлмә үсемлекләре өчен дә кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта вак чебеннән дә котылырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса