Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбәне ничек сайларга һәм ашарга

Ел саен Россиядә гөмбә белән агуланудан зыян күргән 1 меңгә якын кеше теркәлә, 30га якын очрак үлем белән тәмамлана.

Гөмбә белән агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм балалар аеруча авыр кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбә белән ашатырга киңәш ителми.

Балалар арасында гөмбә белән агулану очраклары ешрак була. Гадәттә, йөргәндә, өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм сабыйларның саксызлыгы аркасында, чи гөмбә бала организмына эләгә.

Роспотребнадзор гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала, дип искәртә. Күңелсез нәтиҗәләрдән котылу өчен саклык чараларын үтәү бик мөһим.

Ни өчен гөмбә белән агулану мөмкин?

Гадәттә, кешеләр таныш булмаган яки ялган гөмбәләрне авыр металл, агулы химикатлар туплаган урыннарда, шәһәр паркларында җыялар. Моннан тыш, елның коры чорында яки гөмбә җыю урыны пестицидлар яки корткычларга каршы көрәшү өчен агулы химикатлар белән эшкәртелгәннән соң, хәтта ашарга яраклы гөмбә дә агулы булырга мөмкин.

Иң мөһиме, гөмбәләрне ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген бөтенесе дә белми. Гөмбә - авыр эшкәртелә торган продукт, анда гөмбә клетчаткасы — хитин күп, ул эшкәртелми генә түгел, ә ашказаны эшкәртү өчен соклар бүленеп чыгуны да кыенлаштыра. Шуңа күрә гөмбәдән ясалган ризыклар ашкайнату тракты авырулары булмаган сәламәт кешеләргә киңәш ителә. Барлык гөмбәләрне ашамлык пешерер алдыннан 10 минут дәвамында суда кайнатырга, кайнаган суын түгеп, пешкән гөмбәләрне юарга һәм аннары аларны гадәттәгечә әзерләргә киңәш ителә. Гөмбәләрнең алдан пешүе аларда агулы элементлар микъдарын шактый киметергә ярдәм итәчәк.

Сатып алучыларга киңәшләр:

  • Әгәр сез җыелган гөмбәләрне сатып аласыз икән, исегездә тотыгыз, киптерелгән, тозлы, маринланган һәм консервланган гөмбәләрне очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алырга ярамый. ·
  • Таныш булмаган сәүдә урыннарында яңа яки киптерелгән гөмбәләрне сатып алырга яки өй шартларында әзерләнгән гөмбә консервлары сатып алырга киңәш ителми.
  • Базарларда һәм ярминкәләрдә бары тик экспертиза үткән гөмбәләрне сатып алырга ярый. Экспертиза үткәргәннән соң гына продукцияне сатуга рөхсәт бирелә. ·
  • Әгәр сез җыйган гөмбәләрне кибет һәм супермаркетларда сатып алсагыз икән, гөмбәне төргән төргәкләргә игътибар белән карагыз, алар черегән яки бозылган булырга тиеш түгел. Әгәр упаковкасы пычрак булса, яки  этикетка, бит-вкладышлар юк икән, гөмбәләрне сатып алмагыз.

Гөмбә әзерләү

Гөмбә әзерләү барышында ашарга яраклы гөмбәләр исемлеге барлыгын истә тотарга кирәк. Зур ашарга яраклы гөмбәләр төркемендә бары тик ак гөмбәне, гөреҗдә һәм нарат гөмбәсен һичшиксез алдан суда пешермичә дә ризык әзерләгәндә кулланырга ярый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса