Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Апрельдә бакча эшләре

Апрель - бакчачы өчен җаваплы ай.

 Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт җитте.

 Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарыгыз.

Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен, бер түтәлне генә булса дапленка белән капларга мөмкин.

Бакчаны язгы кыраулардан сакларга әзер булырга кирәк. Моның өчен төтен шашкалары әзерләп куегыз. Язгы кыраулар җиләк-җимеш агачлары чәчәк аткан вакытта була. Төтен суыкка бирешүдән сакларга ярдәм итәчәк.

 Ай азагында грунтка кыраулардан курыкмый торган берьеллык чәчәкләр (космея, күкчәчәк, тырнак гөл, кашкарый) чәчәргә була. Башка чәчәкләрне (хәтта петунияне дә) турыдан-туры ачык грунтка чәчә аласыз. Әмма аларны, кыраулардан саклау өчен, пленка белән капларга кирәк булачак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса