Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзенчәлекле дәрес

Бәйрәм бәйрәмчә үтсен дисәк…

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Кышкы каникуллары да шушы чорга туры килә. Бәхетсезлек очраклары, аерым алганда, янгыннар нәкъ менә әлеге озын ялларда еш күзәтелә. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар бу темага балалар белән даими профилактика эше алып бара. Шушы көннәрдә 10 нчы федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча 11 нче отрядында 24 нче мәктәп укучылары кунак булды.

Экскурсия барышында машина-техникалар, аларның ничек эшләве, теге яки бу элементларның нигә кирәк булуы белән дә таныштылар, дежур-диспетчер службасында булып, шалтыратуларны кабул итүләрен, экипажга кичекмәстән хәбәр бирүче тревоганы үз күзләре белән күрделәр, ишеттеләр. Уку кабинетында да укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Ә инде күнегүләр үткәрелүче бинада янгын сүндерүчеләрнең баскыч ярдәмендә күз ачып йомганчы 4 нче катка менүләрен, кешеләрне коткаруларын беренче тапкыр күзәтелүләре булды. Урамда балалар өчен махсус янгын ясап, аны ут сүндерү җайланмасы белән юк итү дә файдалы дәрес булды.

Янгын сүндерүче абыйлары сөйләп кенә калмады, кунакларның да белемен тикшерде. Янгын каян килеп чыга, мондый очракка юлыкканда үзеңне ничек тотарга, кая шалтыратырга, башкаларга нинди ярдәм күрсәтергә – бу һәм шуның ише башка сорауларга җавап бирергә туры килде.

Ут белән саксыз эш итү, шырпы белән шаяру, шулай ук Яңа елда балалар яратып шартлата торган петарда, хлопушкалар, озак янган гирляндалар – һәммәсе дә янгын китереп чыгарырга мөмкин. Әлегедәй сәяхәтләр балаларны бер яктан кисәтү булса, икенчедән, каушап калмаска өйрәтә.

- Мондый экскурсияләр еш була. Шунысы куанычлы, быел балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә Әлмәттә янгыннар чыкмады. Ләкин алар белән даими аңлатулар алып бару зарур. Безнең максатыбыз - балаларга янгынның уен эш түгеллеген, аны сүндерү өчен күпме техника, кеше җәлеп ителүен, кайчакта корбаннар белән тәмамлануын җиткерү. Бәлки әле киләчәктә араларында бүгенге экскурсиядән соң кызыксынып янгын сүндерүче булып китүчеләр дә табылыр, – диде 11 нче отряд начальнигы, эчке служба подполковнигы Айнур Әхмәтшин.

Коткаручылар да үз киңәшләрен бирергә ашыкты. Каникуллар чорында балалар күпчелек урамда була. Әлмәттә сулыклар да бар. Боз төрле урында төрлечә калынлыкта. Ялгыш кына басып, боз астына китүең дә ихтимал. Димәк, бәйрәм, каникул көннәрендә өлкәннәргә дә балаларына карата тагын да игътибарлырак булу, үзләренә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса