Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ышанычны аклыйлар

Район хуҗалыкларының күпчелеге кадрларга кытлык кичерә. Язгы кыр эшләре чорында да, урак өстендә дә читтән механизатор-комбайнчылар чакырыла. Токарликов исемендәге җәмгыятьтә бу юнәлештә вәзгыять яхшырак. Бирегә гаиләләре белән күченеп килүчеләр дә бар. Сергей Ким - шуларның берсе.

Сергейның әлмәтле булып китүенә 20 еллап чамасы. Нефтьчеләр төбәгенә Оренбург якларыннан килеп төпләнгәннәр. Хәзер гаиләсе белән Нагорное авылында яши. Тору урыннарын алыштыруларына бер дә үкенмиләр, киресенчә, сөенәләр генә.

Гаилә башлыгы Токарликов исемендәге хуҗалыкта механизатор булып эшли. Тырышлыгы йөзендә, сөйләшүендә үк чагыла.

- Уңыш бирүчәнлек безнең эшебезгә дә бәйле. Туфракны сөргәндә, чәчүлек материалны җиргә салганда ук эш нәтиҗәсе күренеп тора. Әлбәттә, технологияләрне төгәл сакларга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, механизаторларның хезмәте тракторга утырдың да киттең генә түгел, җаваплы, без моны яхшы аңлыйбыз, - диде ул.

Механизаторларга хуҗалыкта ел әйләнәсе эш җитәрлек, бер минут та буш вакытлары юк. Чәчү, сөрү генә түгел, техникаң кирәк вакытта ватылып, туктап калмасын өчен алдан ук хәстәрен күрү зарур. Бу яктан да сынатмый Сергей. Өстәвенә инвесторлары хуҗалыктагы техниканы даими яңартып тора икән. Заманча тракторларда эшләве күпкә рәхәтрәк, ди егетләр.

- Җитәкчелек тә, инвестор да нык кайгырта. Читтән күчеп килгәннәрне торак белән тәэмин итә. Мин үзем, мәсәлән, Лениногорск районыннан. Монда эшли башлавыма икенче ел китте. Запас частьлар белән дә проблема юк. Без, механизаторлар, үзара дус, аңлашып яшибез. Сергей - бик яхшы остаз. Нинди генә сорау килеп чыкса да, иң беренче булып аңа мөрәҗәгать итәм. Баш тартмый, кире бормый, тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Үз эшен яхшы белә, - диде хезмәттәше турында Роман Вилданов та.

Аның сүзләрен икенче механизатор Фиргать Хәйруллин да куәтләде. Хуҗалык җитәкчелеге егетләре белән ихластан горурлана ала. Эштә дә, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар. Ел саен районның иң яхшы сабанчылары исемлегендә токарликовлыларны да күрергә була. Эш шартлары яхшы, җитәкчелекнең игътибары зур, тырышлыкны күрә, бәяли беләләр, хезмәт хаклары канәгатьләндерә – моны механизаторларның һәрберсе кабатлады. Шуңа күрә хуҗалыкның алдынгы булуы, кыр эшләрен алдан башлап, беренчеләрдән тәмамлавы гаҗәп тә түгел.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Наил Усманов,

Токарликов исемендәге җәмгыятьнең генераль директоры:

- Сергей Ким – иң яхшы механизаторыбыз. Нинди эш кушсаң да, җиренә җиткереп, намус белән башкара. Гомумән, бу егетләр белән тау күчерергә була. Техникаларын кышын бик яхшы әзерләделәр. Язгы кыр эшләренә старт бирелгән көннән башлап туктамыйча эшлиләр.

Механизаторлар да, терлекчеләребез дә сынатмый, үзебезнең статусны тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса