Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа китап тәкъдирләделәр

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә журналист, публицист Дамир Шәйхетдинның «Уйга килү» китабын тәкъдирләү булып узды.

«Рух ныклыгы – киләчәкнең нигезе» дигән исемләнгән әлеге кичә барышында бәхәсләр дә куерды.

Дамир Шәйхетдин исеме әлмәтлеләргә яхшы таныш. Калабызда күпмедер вакыт журналист булып эшләгән вакытта ук ул үзенең кыю фикерләре, фәлсәфи язмалары белән газета укучылары күңелен яуларга өлгерде. Эшчәнлеген республиканың башка матбугат чараларында дәвам иткәндә дә үзенчәлекле карашы белән җәлеп итте. Без аны татар, төрки халыклары тарихын өйрәнүче буларак та беләбез. Соңгы 6 елда шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Аның исәбендә төзелгән йөзгә якын нәсел шәҗәрәсе бар.

- Шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнү мине шушы китапны язарга этәрде. Мин бабаларыбызның фикерләрен, яшәү рәвешен өйрәндем. Һәм шундый уйга килдем: безнең бөтен асылыбыз җирлек белән бәйле. Кайда туып-үскәнбез, шундый булабыз. Мәсәлән, су буенда һәм тау кырыенда урнашкан авылларның яшәү рәвешләре башкача. Бу кеше характерында, психологиясендә һәм сәламәтлегендә дә чагыла. Мин хәтта туклану хакында да мәгълүматлар җыйдым. Элек авыл бергә яшәгән. Хәзер бөтенләй икенче тормыш рәвеше алып барыла. Китапка кергән материалларның шактый өлеше - эзләнүләр, баш ватулар нәтиҗәсе, - диде автор.

Китап өч бүлектән тора. Һәрберсендә четерекле темалар, тарих белән бәйләнгән һәм дәлилләнгән язмалар урын алган.

Авторның кайбер фикерләре очрашуда катнашкан җәмәгать эшлекләре, китапханәчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылар арасында бәхәс уятты. Туган телне саклау турында да фикер алышулар барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса