Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елга яңа могҗиза

Шәһәр урамнары һәрбарчабызда бәйрәм кәефе тудырып, аллы-гөлле төсләргә күмелгән. «Каракүз» скверы үзгәлеге, бизәлеше белән узган ел да шаккатырган иде. Нефтьчеләр быел биредәге Яңа ел мәйданчыгына зур үзгәрешләр кертеп, әлмәтлеләргә һәм шәһәребез кунакларына янәдән могҗиза бүләк итте.

Яңа ел мәйданчыгын зурлап ачу күркәм традициягә әверелеп бара. Хәтерегездә булса, үткән ел «Казан» бию ансамбле артистлары Каракүз турындагы риваятьне тәкъдим итте. Быел исә үзебезнең «Легкие крылья» урам театры артистлары һәм «Фристайл» заманча бию студиясе «Щелкунчик и четыре королевства»ны куйды. Чыгышны зурлар да, балалар да рәхәтләнеп, тәэсирләнеп, артистларыбызны алкышларга күмеп карады. Яңа елга аяк басарга берничә көн калганда сәхнәдә Тычканнарны, аларның королен күрү дә бик отышлы, күңелле булды. Артистларның костюмнары, осталыклары безне шушы сихри, төрле мәкерлекләргә дә, дуслыкка да бай әкияти дөньяга алып керде. Тамашачылар да үзләрен геройлар арасында хис итте. Премьера уңышлы узды! Ул Яңа елга искиткеч бүләк булды.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәктер, калабызның урам театры да Татарстанда беренче булып, «Татнефть» компаниясе ярдәмендә гамәлгә куелган һәм махсус биналы булган иде. «Каракүз» скверында безне алар башкаруындагы төрле спектакльләр, тамашалар алда да көтә. Яңа ел чаралары төрле декорацияләр, иллюминацияләр, күңел ачу чаралары белән 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«Каракүз» кунакларына быел дөньядагы төрле илләр буйлап сәяхәт кылырга була – Англия, Франция, Япония, Австралиядән соң безне Татарстан, аннан Әлмәтебез көтә. Яңа ел чыршысы быел тагын да купшырак. Аның эчендәге Кыш бабай белән Кар кызы резиденциясенә кунакка кергән балалар бүләксез чыкмый.

- Нефтьчеләребезгә зур рәхмәт. «Каракүз» - безнең иң яраткан урыныбыз. Балалар бирегә килеп, каникулларын күңелле уздыра алсын өчен барлык шартларны тудыралар. Өлкәннәргә дә вакытларын файдалы үткәрергә була. Бүгенге тамашаны кызыксынып карадык. Бу бит дәрес тә. Әлмәт - бик матур шәһәр. Кадерен белеп, матур итеп яшәргә генә кирәк. Якынлашып килүче Яңа ел белән, якташларым! – диде мөгаллимә Рәмзия Гарипова.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса