Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Васыйл Хуҗахмәтовны соңгы юлга озаттык [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр зур югалту кичерде. Кичә легендар шәхес, сугыш ветераны, Әлмәт районының мактаулы граҗданины Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов арабыздан мәңгегә китте.

Бүген «Нефтьче» Мәдәният сараена аның белән мәңгегә хушлашырга бихисап халык килде. Араларында җитәкчеләр, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, ветераннар, республика районнарыннан да бар иде. Шуның кадәр кешенең җыелуы, почетлы каравыллар оештырылу Васыйл Фатыйховичның никадәр тирән хөрмәткә лаек булуы, аны яратулары, хезмәтен танулары хакында сөйли. 
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да туганнарының, әлмәтлеләрнең тирәк кайгысын уртаклашырга килгән иде. 
– Үзебезнең Татарстанга хезмәт иткән, күп кенә районнарда нәтиҗәле эшләп якты эз калдырган Васыйл Фатыйховичның туганнарының кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм шәхсән үземнең исемнән уртаклашам. Ул республика буенча да зур хөрмәткә ия шәхес. Аның биографиясе бик бай. Кайда гына эшләсә дә, Васыйл Фатыйхович үзен хезмәтсөючән, югары профессионализмга ия, кешеләр белән эшли белүче итеп танытты. Ул 13 буе Әлмәттә зур урында эшләде – район башкарма комитетын җитәкләде. Авыр еллар иде бу чор – районны газлаштыру барды, юллар, социаль объектлар төзелде. Аның катнашында төзелгән балалар бакчалары, мәктәпләр, клублар әле дә халыкка хезмәт итә. Васыйл Фатыйхович республикада өч чакырылыш рәттән ТАССРның Югары Советы президумы әгъзасы булган бердәнбер кеше булды һәм әле дә шулай булып кала. Беркемдә мондый дәрәҗәгә лаек булмады. Ветераннар советын җитәкләүгә алынгач та ул республика советы президиумында булып, өлкәннәр өчен күп эшләде. Мин аның белән горурландым. Аның игелекле гамәлләре, исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, диде Фәрит Хәйруллович. 
Район башлыгы Айрат Хәйруллин да районның зур югалту кичерүен билгеләп үтте. Ул да Васыйл Фатыйхович Хуҗамәтовның игелекле эшләрен искә алды. Алар күп. Предприятиеләре таркалган ветераннарны тору урыннары буенча ТОСларга беркетү буенча башкарылган эшкә әле дә рәхмәт сүзләре яңгырый. 
Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та Васыйл Хуҗамәтовның зур хөрмәткә лаек булуын раслаучы мисалларны сөйләделәр һәм мәрхүмгә тыныч йокы теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса