Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйланырга җирлек бар

Яңа уку елына санаулы көннәр калды. Әлмәт мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре август киңәшмәсенә җыелып, киләчәккә план корды, бурычлар билгеләде. Мәгариф өлкәсендә күңелле үзгәрешләр дә көтелә.

Һәр елдагыча, укытучылар һәм тәрбиячеләр август киңәшмәсенә ныклап әзерләнә. Бу юлы да күргәзмә оештырылган иде. Быелгы конференция «Белем бирүнең эчтәлеген яңарту һәм сыйфатын күтәрүнең стратегик максатлары һәм актуаль бурычлары» темасына багышланды. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, район мәгариф системасында уңышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 88 мәктәпкәчә балалар учреждениесе эшли. Аларга балаларның 77,1 проценты йөри. 3 яшьлек һәм аннан зур булган балаларның һәммәсе бакчадан урыннар белән тәэмин ителгән. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала чират көтә.

Кадрлар белән тәэмин ителеш шулай ук көн кадагындагы сорауларның берсе. Бүген мәгариф учреждениеләрендә 6 меңнән артык кеше хезмәт куя. Шуның 3069 ы мәктәптә, шул исәптән 1763 е укытучы булып. Мәктәпләргә математика, физика, химия, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Укучыларның ике сменада укуы да җитди проблема булып тора. 2, 11, 12, 24, 25, 2 нче лицей шул рәвешле укытырга мәҗбүр.

Ирина Павловская төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә дә тәфсилле тукталды. Уйланырга җирлек күп. Кайсыдыр мәктәпләрдә күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда түбән, икенчеләрендә бераз күтәрелгән. 9 нчы сыйныфлар арасында 28 чыгарылыш укучысы 38 икеле алган. БДИ буенча төп фәннәрдән мондый начар билге алучылар саны ике тапкырга кимегән. Сайлаган фәннәре буенча җитәрлек балл туплый алмаганнар да шактый. Әлбәттә, 9 укучының имтиханнарын 100 баллга тапшыруы шатландыра. Медальгә тәмамлаучылар саны да кимегән (103). Әлмәт укучылары олимпиадаларның төрле этапларында 51 призлы урын яулаган. Республикада без бу уңайдан 13 нче урынны билибез.

Конференциядә күрсәткечләре үрнәк булырдай мәктәп директорларының тәҗрибәсе дә тыңланды. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары турында сөйләп, укучылар, әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып бару зарурлыгына басым ясады.

Чарада мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да катнашты. Ул республиканың педагогик коллективы яңа уку елына яхшы нәтиҗәләр белән аяк басуын белдерде.

- БДИ буенча уртача балл югары баллга якынлашып килә. Күпчелек фәннәр буенча күтәрелеш булса да, кызганычка каршы, әлмәтлеләр уртача республика күрсәткеченнән сизелерлек артта. 100 балл туплаучылар белән бергә билгеләнгән чикне уза алмаучылар да бар. Бу хәлгә карата аналитик, сыйфатлы методик эш оештыру кирәк дип саныйм. Түбән нәтиҗәләрнең бер

сәбәбе булган сайланган фән уңаеннан да анализ кирәк. Комиссияләрдә утырганда укучыларның имтихан алдыннан гына фәнне алыштырулары күзәтелә. Укучылар фәнне 10 нчы сыйныфта ук сайларга тиеш, - диде Лилия Әхмәтҗанова.

Ул медальгә дәгъва кылучыларга карата таләпләр артуын ассызыклап, БДИ вакытында төшеп калучыларның да булуын әйтте. Хәзер медальгә барган укучы БДИны кимендә 70 баллга тапшырырга тиеш. Республика буенча 245 укучы төшеп калган. Шуңа күрә уку елы азагында уздырылучы бөтенроссия тикшерү эшләренә карата, башкасына да объектив бәя булырга тиеш, диелде чыгышта. Гаилә форматында укучыларның белемнәре дә түбән булуы күзәтелгән. Лилия Әхмәтҗанова милли мәгарифкә дә тукталды. Татар гимназиясендә укыган Рамил Баһавиев БДИны русча 399 баллга тапшырып, барлык карашларга нокта куйды. Бүген республикада барлыгы 7 туган тел өйрәнелә. Фәннәр академиясе белән берлектә яңа мәгариф программасы, яңа буын дәреслекләр эшләнә. Быел аларны 1-2 нче сыйныфларга сынау рәвешендә җибәрү күздә тотыла. Лилия Әхмәтҗанова туган телдә укытуга, тәрбиягә зур игътибар бирергә чакырды, грантларда актив катнашырга өндәде.

Республикада 2022 елга кадәр 6 полилингваль белем бирү комплекслары төзү планлаштырыла. Аның берсе Әлмәттә булачак. Әлеге комплекста балалар татар, рус, инглиз телләрендә укыячак. Комплекс составына 1, 8, 22, 27, 35, 46, 51нче балалар бакчалары кертелә

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X