Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак өстенә әзерлек бара

Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларының бу көннәрдә тын алырга да вакытлары юк. Терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы хәзер.

Мәгълүм булганча, районда терлекләрнең баш санын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Район башлыгы М.Х.Салихов моңа үзе контрольлек итә. Малларның саны арткач, димәк, терлек азыгын да алдагы елларга караганда күбрәк әзерләргә кирәк. Һәм моны һәр хуҗалык җитәкчесе яхшы аңлый. Өстәвенә табигатьнең дә холкын аңлап булмый: беркем дә киләсе елда корылык булмас дип ышанып әйтә алмый.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда бүгенгә 12788 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 11000 гектары чабылган, бу планның 86 процентын тәшкил итә. Тулаем алганда, хуҗалыкларда барлыгы 6000 тонна печән, 16400 тонна сенаж әзерләнгән. 1 баш шартлы терлеккә 5,96 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Гомумән алганда, 20500 тонна терлек азыгы әзерләнгән. Яфрак азык туплау эше дә туктамый. Әзерләнгән мондый витаминлы азык бүгенә 54 тонна тәшкил итә.

Иң күп печәнне "Кичүчат" ҖЧҖ әзерләгән. Шулай ук "Ярыш", "Чулпан" хуҗалыкларында, Токарликов исемендәге АҖдә дә эш әйбәт бара. Ә менә "Беренче Май с/х", "Ташкичү", "Аппак" хуҗалыкларының туплаган терлек азыгы әлегә 50-80 тонна гына тәшкил итә. Аларга эш темпларын тагын да арттыру комачау итми.

Яшел массаны сенажга салу буенча "Союз-Агро" ҖЧҖ, Токарликов исемендәге АҖләр аерылып тора.

Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән комбайннарны, амбарларны, ындыр табакларын урак өстенә әзерләү бара.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250