Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак өсте башланды

Узган атнада районда урак өсте башланды. Беренчеләрдән булып иген басуына Токарликов исемендәге, «Кичүчат», «Союз-Агро», «Яңа Михайловка» җәмгыятьләре чыкты. Инде ындыр табакларына яңа уңыш кайта башлады. Быел бөртеклеләрдән нинди уңыш чыга, игенчеләрнең кәефе ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп кайбер хуҗалыкларга юл тоттык.

Токарликов исемендәге җәмгыятьтә еш булабыз. Якында булганы өчен генә түгел, әлбәттә, алар һәр эшнең башында торучылар. Бүген иген кырларында 14 комбайн эшли. Сүз уңаенда, хуҗалыкта кыр корабларының барысы да заманча. Аларның бункерлары ашлык белән тулганын тагылмалы 20 техника көтеп тора. Без нәкъ шушындый күңелле мизгелгә эләктек. Гәрәбәдәй сары арпа машина кузовына агыла гына! Хуҗалыкның генераль директоры Наил Усманов әйтүенчә, бу басудан гектарыннан 50 центнер арпа чыга. Тулаем, 2 мең тонна җыелган инде. Хуҗалыкта әлеге культура 2200 гектар мәйданда чәчелгән, 400 гектары суктырылган. Кайбер басуларда башаклар өлгереп җитмәгән, шуңа күрә уҗым бодаен да урып-җыярга керешергә исәплиләр. Көннең сүрән торуы, ара-тирә сибәләгән яңгыр бөртеклеләрнең дымлылыгында да чагыла.

- Дымлылык әлегә 19 процент тәшкил итә. Без җыелган ашлыкны газ белән эшли торган киптерү җайланмасына кайтарабыз. Ул 24 сәгать эшли, өстәмә кешеләр кабул иттек, - диде җитәкче.

Күз комбайннар артындагы төргәккә төрелгән саламнарга да төште. Баксаң, хуҗалыкта ашлык урып-сугылу белән үк артыннан саламны җыеп һәм туфракны эшкәртергә әзерләп баралар икән.

Эш җәелдерелгән басуларга бригадирлар беркетелгән. Ул урып-җыю сыйфатына, югалтуларга, тизлеккә күзәтчелек итә. Искәртелгәнчә, эш башлаганда бераз югалтулар булган, агрегатны көйләгәч, хәзер җиргә коелган бөртекләр күренми.

«Союз-Агро»да да эш кайный. Уракка барлык чараларны үтәп керешкәннәр. Иген кырларын кырый-кырыйдан янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү максатыннан сөреп чыкканнар. Арпа уруга әлегә 9 комбайн җәлеп ителгән. Игеннәр тулысы белән өлгереп җиткәч, аларның саны 15 кә җитәчәк. Җәмгыятьнең Кузайкино җитештерү комплексы начальнигы Александр Мазуркин билгеләп үткәнчә, 480 центнер арпа суктырылган. Хәзергә уңыш гектарыннан 26 центнер чыга. Хуҗалыкның байлыгы зур – 15382 гектар мәйданда урып-җыярга кирәк. Арпа 30, уҗым бодае 25 әр центнер чыгар дип көтелә. Монда дымлылык югарырак – 22-24 % чамасы. «Союз-Агро» 50 мең тоннага исәпләнгән заманча элеваторга ия. Шуңа күрә игеннең дымлы булуы аларны куркытмый. Ындыр табагында көрәк тотып эшләүчене күрмәссең, барысы да автоматлаштырылган тәртиптә, компьютер аша башкарыла.

- Һәрберебезнең кәефе яхшы. Максат урып-җыю эшләрен сыйфатлы, тиз һәм югалтуларсыз алып бару, - диде Александр Мазуркин.

«Кичүчат» хуҗалыгында без килгәндә плющилка, үзебезчә әйткәндә, бөртекне изү белән шөгыльләнәләр иде. Мондый агрегат «Кичүчат»тан кала башка хуҗалыкларда юк дисәң дә була. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин ашлыкны киптергәнче болай эшләүнең отышлы булуын сөйләде. Агрегатка 90 тонна сыйдырышлы капчык беркетелгән. Планнары - кышка шундый берничә капчык бөртек әзерләп кую. Уңыш бирүчәнлек әлегә канәгатьләндерерлек. 120-150 тонналап арпа кайтарылган инде. Уңыш басуына карап төрлечә. Бу басудан гектарыннан 35-40 центер чыккан. Үстерелгән 2 мең гектар бөртеклеләр мәйданында яңа сортлар да күп. Кичүчатлылар ел саен орлыкны әнә шулай яңартып тора. Шулай булганда гына яхшы уңышка өмет итәргә була.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Җәлил Сафиуллин, «Кичүчат» хуҗалыгы җитәкчесе:

- Әлегә бөртеклеләрнең дымлылыгы 25 % тәшкил итә. Ныклап уракка төшкәнче плющилка белән шөгыльләнергә уйладык. Безнең бу юнәлештә тәҗрибә бар, үзен аклый. Бу вакытны да, ашлык киптергеч чыгымнарын да янга калдыра. Болай эшкәртелгән орлык озак саклана. Изелгән бөртек агрегатка кырмыска кислотасы белән бергә салына. Ул анда кергәч бүртә, бозылмый, череми озак тора. Терлекләргә искиткеч азык бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса