Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиадага билетлар сатыла башлады

Кичә, 1 февральдә, Казанда Универсиадага билет сата башладылар. Иң очсызы - 30, ә иң кыйммәтлесе 6 мең сум тора.

Билгеле булганча, әлегә кадәр Җәйге Уеннарга билетларны Интернет аша ваучер рәвешендә саттылар. Хәзер исә сатуга чын билетлар чыкты. Дөрес, барысы да түгел. Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны әлеге чаралар узачак стадион төзелеп беткәч кенә сата башлаячаклар.

Билетлар яхшырак сатылсын өчен бу көннәрдә махсус акция дә уза. Икене алганга өченчесен бушлай бирәләр. Моннан тыш, ярышларга билеты булган кеше ул көнне җәмәгать транспортында да бушлай йөри алачак. Сүз уңаеннан, Казанда автобус, трамвай һәм троллейбуска бәяләр арту турында сүзләр йөри. Шуңа күрә Универсиада ярышларына билет алу тагын да файдалырак булып чыга. "Бу гадәти күренеш, халыкара тәҗрибә, мондый дәрәҗәле спорт ярышлары көннәрендә, барлык аккредитация узган һәм билеты булган кешеләр башка илләрдә дә транспортта бушлай йөри, - диде кичә Универсиада Башкарма дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов. - Спортның 27 төре буенча узачак спорт ярышларына 1,2 миллион билет бастырдык. Ярышларга билет бәясе 30 сумнан 300гә кадәр булачак. Ябылу тантанасына эләгү өчен исә 750-6 мең сум түләргә туры киләчәк".

Оештыручылар билетларны туплап сатуны да җайга салганнар. Әйтик, "Барлык тантаналар" исемле пакетны алган кеше Универсиаданың ачылу тантанасына да, ябылу чарасына да бара алачак. Бәясе исә 3-3,4 мең сум гына. Җәйге Уеннар дирекциясендә 5 миллион сумлык билет сатмакчы булалар. Шушы көннәрдә алар Татарстанның башка шәһәрләрендә дә пәйда булачак. Соңрак билетларны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород кебек зур калаларда сата башлаячаклар. Спорт ярышларына билетларны хәзерге вакытта чикләнмәгән санда алырга була. Ә 1 марттан Интернет аша алдан алып куйган ваучерны билетка алмаштырырга мөмкин.

"Ватаным Татарстан"

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250