Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыларны яклаучы Әлмәткә килде

Бүген Әлмәттә «Бала Сити» белем бирү оешмасы» АНО генераль директоры, «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүләрендә катнашучы Альбина Насыйрова укытучылар белән очрашты. Максаты – мөгаллимнәрне борчыган проблемаларны санап чыгу гына түгел, аларны уртага салып тикшерү.

Укытучылар бүген якланмаган, еш кына аларның төрле гамәлләрендә гаеп табулар күзәтелә, дип билгели Альбина Насыйрова. Укытучыларның бүген кирәкмәгән эш белән мәшгуль булып, балалар белән шөгыльләнергә вакытлары калмавын да ассызыклый.

- Укытучы, тәрбияче образы мине бик борчый. Элеккеге совет киноларындагы мөгаллимнәр белән бүгенге фильмнарда тасвирланган укытучыларны, социаль челтәрләргә куелган фикерләрне чагыштырсак, җир белән күк арасы. Бу хәл-торыш белән көрәшергә кирәк. Республикабызда сәләтле укытучыларның үзләренә карата мөнәсәбәт, эш шартлары белән килешмичә, бу өлкәдән китү очраклары күп. Кайберәүләр Кытайга ук чыгып китә, чөнки анда хезмәт хакы безнекенә караганда 10 тапкыр югарырак. Инновацияләр, белем бирү системасын үзгәртергә кирәк дип еш сөйлибез, шул ук вакытта мөгаллимнәрне югалтабыз, - ди Альбина Насыйрова.

Бу хәлдән чыгу өчен ул укытучыларга юридик, социаль, психологик ярдәм күрсәтүне гамәлгә кертүне хуплый. Мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар, хокук саклау органнарының басым ясап торуы яклаучысыз укытучының эшлисе килү теләген тагы да киметә. «Бала-Сити»да мөгаллимнәргә икенче караш тәрбияләү өчен башлангыч та салынган. Биредә «Үзара хөрмәт» декларациясе булдырылып, анда укытучы, ата-ана хокуклары язылган.

- Бу чираттагы документ кына түгел, ул чынлап та эшли. Бер карасаң, кагыйдәләр җыелмасы гадәти, аларны һәркем белә, әмма кабатлап, искә төшереп торганда башкача кабул ителәләр. Мин республикадагы барлык мәктәпләргә аларны җиткерергә, бүлешергә риза. Укытучыларның профсоюз системасын да кабаттан карауларын теләр идем. Нәкъ алар хокукларны якларга тиеш. Мин күтәргән проблемаларның барысын да чишәргә була, теләк кенә кирәк, - дип белдерә ул.

Альбина Насыйрова Әлмәттәге балалар бакчалары белән күптән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Казанда аларны үрнәк итеп куюын да яшерми. Мәктәпләр белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырырга исәп тота. Беренче очрашуын сессия формасында оештыруының да аңлатмасы бар: лекция укыла да, онытыла, ә проблемаларны уртага салып сөйләшү, хәл итү юлларын бергәләп эзләү нәтиҗәле, укытучы да үз фикерен җиткерә ала.

Дискуссион сессиянең беренчесе Әлмәттә узды. Хәзер Альбина Насыйрова Яр Чаллы һәм Түбән Кама укытучылары белән очрашырга җыена.

Автор фотосы

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса