Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тук-тук-тук

Юк, бу тукран түгел, чүкеч тавышы. Әлмәттә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кергән мәгариф учреждениеләрендә эш башланды. Түбән Мактама бистәсенең 1 нче мәктәбендә бу эшкә иске түбәне сүтүдән тотындылар.

Мәктәпләрне төзекләндерү программасына быел Түбән Мактаманың ике мәктәбе дә "эләкте". Төзекләндерү башланган 1 нче гомумбелем бирү учреждениесе 1959 елда сафка кертелгән һәм шул вакыттан алып капиталь ремонт күрмәгән. 420 укучы белем ала торган бу гыйлем йортын төзекләндерү өчен 11 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелә. Әлеге суммага түбә ябу, ишек-тәрәзәләр алыштыру, инженерлык коммуникацияләрен яңарту, фасадны төзекләндерү кебек эшләр планлаштырыла. Халыкта "искегә тисәң, исең китәр" дигән әйтем бар. 54 ел элек төзелгән мәктәпне төзекләндерү вакытында көтелмәгән, я булмаса программага кермәгән идәннәрне алыштыру, вентеляция системасы, диварлар һәм түшәмне яңарту өчен чыгымнар таләп ителүе мөмкин. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин сүзләренчә, бу максатлар өчен җирле бюджеттан акча булыр дип фаразлана. Иганәчеләр дә хәерхаһлы булыр, бәлкем.
Быел Әлмәт оешуына 60, Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей даталарын искә алып капиталь төзекләндерү программасына районда 9 гомуми белем бирү йорты кертелгән. 19 нчы махсус (коррекция) мәктәбен капиталь төзекләндерүгә исә ярдәмче программадан 45 млн 734 мең сум каралган.
"Современные строительные системы" ҖЧҖ Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә төзекләндерүне 14 гыйнварда башлаган, калганнарында эшкә бу айның 21 ендә керешергә ниятлиләр. Эшнең сыйфатын тәэмин итүнең тагын бер чарасы булсын дип, башкарма комитет подрядчыларны объектка билгеләгәндә, оешма хуҗасының баласы кайсы мәктәптә укуын да исәпкә алган. "Үзеңнеке үзәктә", янәсе.
Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250