Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"ӘТ"ны 29 ел буена алдыручыга бүләк тапшырдык

Безнең редакциябездә кунакта газетабызның даими укучысы Мирсәет ага Сәйфиев булып китте. Без аңа бүләк тә тапшырдык. Ул аңа "ТАТМЕДИА” җәмгыяте басмаларына иң зур суммага язылучы буларак ия булды.

Бүген бүләкне тантаналы рәвештә филиал җитәкчесе Наилә Аль-Айюби һәм баш мөхәррир Гөлназ Гыйззәтуллина тапшырдылар.

Әлмәткә 1955 елда гаиләсе белән күченеп килгән Мирсәет абыйга хәзер 76 яшь. Зур яшьтә булуына да карамастан, ул бик актив, дөнья һәм шәһәребездә барган үзгәреш һәм яңалыклар белән һәрдаим газетабыз аша танышып бара.
- Башта без “Знамя труда” газетасын яздырып ала идек. Әсгать Салаховны редактор итеп куйганнан бирле “Әлмәт таңнары” газетасын алдырабыз. Элек һәрбер коммунист җирле, үзәк, республикада чыккан газета-журналларга язылган булырга тиеш иде, - дип искә төшерә ул.
Бүгенге көндә Мирсәет ага җиде басманы җыеп бара.

- Билгеле бер рубриканы аерып чыгарып кына әйтеп булмый, газетада чыккан төрле өлкәләргә кагылган һәр яңалыкны укып барам, - ди ул.
Без укучыбызның газетада нинди басмалар күрергә теләве белән кызыксындык. Бу сорауга ул авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, укытучылар темасын мөмкин кадәр күбрәк яктыртсагыз иде, дип үз фикерен белдерде.

Матбугат чараларының хәзерге торышы Мирсәет аганы бик борчый.

- Кешеләр күбрәк язылса, сезгә дә атнага өч тапкыр чыгу мөмкинлеге булыр иде. Бәясе дә бит кыйммәт түгел. Бер язылып, аны ел буе алдырасың, яшәгән шәһәреңдә һәм районыңда булган вакыйгалар белән ел буе танышып барасың, - ди ул.
Без исә мондый укучыларыбыз булуы белән бик тә горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса