Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Терлек азыгын әзерләүне дәвам итәргә

Авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеген район башлыгы үз контролендә тота. М.Х.Салиховны еш кына басу-кырларда, авыл хезмәтчәннәре арасында күрергә була. 19 июньдә ул чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Район башлыгы башта терлек азыгы әзерләүгә тукталды. Мәгълүм булганча, сишәмбе көнне яңгырлар башланды. Моңа кадәр бөтен көч печән әзерләүгә юнәлтелгән иде. Яңгырлар вакытында да игенчеләр туктап тормаячак, сенаж, силос туплау белән шөгыльләнәчәкләр.

Мәҗит Хаҗипович терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшне дәвам итү кирәклегенә басым ясады. Хәбәр иткәнебезчә, һәрбер хуҗалык алдына терлекләрнең баш санын арттыру бурычы куелган иде. Бу уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында өчъяклы килешү дә төзелгән. Әлеге килешү үтәлергә тиеш.

Киңәшмәгә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе З.М.Гайсина да килгән иде. Ул эш урыннарын аттестацияләү буенча сүз алып барды. Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгы комплексы эш урыныннарындагы бәхетсезлек очраклары буенча республикада өченче урында тора. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә дә зур игътибар бирү зарур. Шулай булуга да карамастан, барлык авыл хуҗалыгы предприятиесе дә эш урыннарын аттестацияләүгә җитди карамый. Район башлыгы бу чараның мөһимлеге ассызыклап, һәр хуҗалык башлыгына эш урыннарын аттестацияләүне берткетмә белән йөкләде.

"Россельхозцентр" ФГБУның ТР буенча филиалы Әлмәт районара бүлеге начальнигы М.Х.Афзалов бүген борчак чәчелгән мәйданнарны корткычларга каршы эшкәртергә кирәклеген, сенажга салу өчен консервантлар кайтуын һәм башкаларны хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов сенаж һәм силос чокырларын реконструкцияләүгә субсидия каралуын җиткерде һәм һәркемне моннан файдаланырга чакырды. Шулай ук җитәкчеләрнең исенә чиста пардан яки борчактан соң уҗым культуралары чәчелгән мәйданның һәр гектарына 500 сумнан субсидия каралуы да төшерелде. Район башлыгы ярдәм рәвешендәге мондый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәклеген билгеләп үтте, сорауларга җавап бирде.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250